Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәрбиләр белән очрашты

1232 нче полкка чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

 Бу – инде Әлмәт районыннан 21нче гуманитар йөк. Бу юлы гуманитар ярдәмгә төрле киемнәр, махсус җиһазлар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек,  медикаментлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм 180 шәхси посылкалар кергән.

Һәрбер посылка махсус әзерләнгән һәм кирәкле әйберләрне генә түгел, ә йомшак уенчык — Чебурашканы да үз эченә алган. Бу символ сугышчыларыбызга гаилә һәм балачак, алар ни өчен сугышалар һәм нәрсә яклыйлар икәнен искә төшерә.

«Әлмәт халкының ярдәме безнең егетләр өчен чын көч һәм ышаныч чыганагы булды. Алар гуманитар ярдәмне оештыруда һәм җиткерүдә катнашкан һәркемгә тирән рәхмәтләрен белдерәләр, Бу ярдәм булмаса, аларга үз бурычларын үтәү күпкә авыррак булыр иде», — дип аңлатма бирде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Район башлыгы сугышчылар өчен горурлыгын белдерде һәм аларга туганнарыннан һәм якыннарыннан «сәлам»нәрне, шулай ук бөтен Әлмәттән җылы ярдәм сүзләре җиткерде.

Әлмәт районының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү муниципаль берәмлек башлыгы тарафыннан махсус контрольдә тотылуы турында сөйләделәр. Әлмәттә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән даими очрашулар үткәрелә, бу аларның хәзерге хәлен бәяләргә һәм аларның ихтыяҗларын ишетергә мөмкинлек бирә. Тимур Нагуманов хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең теләкләренә һәм үтенечләренә һәрвакыт игътибар белән карый.

Бу инде шәһәр башлыгының махсус хәрби операция зонасына 10 нчы сәфәре. Район махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә кирәк булганның барысын да китерүне җайга салды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса