«Һөнәре буенча иң яхшысы» IV бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы Әлмәттә узачак
Җәмгыять

«Һөнәре буенча иң яхшысы» IV бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы Әлмәттә узачак

Катнашучылар 16 номинациядә көчләрен сынаячак.

15-17 май көннәрендә Әлмәттә «һөнәре буенча иң яхшысы» машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында һөнәри осталык буенча IV Бөтенроссия конкурсы узачак. Чараны оештыручылар - «Римера» компанияләр төркеме һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты. Елдан-ел конкурс зуррак вакыйгага әверелә бара. 2021 елдан башлап анда Россиянең тугыз төбәгеннән 43 предприятиедән 230дан артык конкурсант катнашты. Быел беренче тапкыр номинацияләр саны уналтыга кадәр артты.

Ярышлар өч мәйданчыкта узачак:  Татарстанның киләчәк колледжы һәм «Римера-Алнас» заводының уку үзәге, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, Әлмәт һөнәри колледжы.