Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит ил күзәтүчеләре Әлмәттә 817 нче сайлау участогында булдылар

Делегацияне коймаклар һәм бәйрәм белән каршы алдылар.

Кичә Әлмәткә чит ил күзәтүчеләре килде. Беренчеләрдән булып, алар Яшьләр үзәгендәге 792 нче сайлау участогының эшен бәяләделәр.

Бүген күзәтүчеләрнең эш көне 797 нче һәм 808 нче сайлау участокларында башланды. Шуннан соң делегация «Адымнар» полилингваль гимназиясенә, 817 нче участокка юл тотты.

Сайлаулар гел бәйрәм рухы тудыра, алар киләчәккә өметләр, планнар белән бәйле. Әлмәттә халыклар бердәмлеген тою мөмкинлеге чит ил күзәтүчеләрендә дә булды. Монда делегацияне коймаклар һәм бәйрәм белән каршы алдылар.

Шулай ук биредә белгечләр сайлау участогы эшен тикшерделәр һәм журналистлар белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса