Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Экология өчен һәркем җаваплы

«Татнефть» эшчеләре нефть чыгару, җир асты һәм капиталь ремонт операторларының эш маршруты буйлап икенчел чималны җыю һәм сортларга аеру буенча экобәйге оештырырга тәкъдим иттеләр .

Бәйгегә «Татнефть»нең 140 бригадасыннан заявка кергән.

Компания хезмәткәрләре өчен башкалар гына җавап-лылык тоярга тиеш дип санаган территорияләр юк. Эшчеләр көн саен кырлар, урманнар һәм таулар буйлап йөзләгән километр юл үтәләр. Кайвакыт юлда аларга вак һәм шактый ук зур булган чүплекләр очрый.

- Кызганычка каршы, мондый урыннар гел очрап тора, без аларны читләтеп үтеп китмибез. Ә экобәйге оештырылганнан соң бу эш тагы да оешканрак төс алды. Хезмәттәшләр белән ярышу үзе үк яхшы мотивация булып тора, - ди «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе операторы Альберт Мәсләхов.

Операторлар берничә ай дәвамында көн саен обходлар вакытында чүплекләрне карап-тикшереп йөргәннәр, аларның геопозициясен кушымтада теркәп барганнар. Аннары икенчел чималны оешкан төстә чыгарып, аны сортларга аерганнар. Иске шиннарны гына да тонна ярымнан артык җыя алганнар. Җыелган металл ватык-лары, ПЭТ-шешәләр, полиэтилен һәм макулатура шулай ук эшкәртүгә озатылган.

Иң күп икенчел чималны «Нурлатнефть»нең ике бригадасы җыйган, өченче урында - 
«Елховнефть» идарәсе хезмәт-кәрләре.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса