Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шагыйрь җанлы инженер

Гыйнвар суыкларында дөньяга килгән Элеонора Пинюто кешеләрдә гади күңел җылысын югары бәяли.

Юбилейны гадәттә иң кадерле, иң якын кешеләр белән бергәләп бәйрәм итәләр. Үз вакытында «Әлмәтнефть» идарәсенең проект-смета бюросы инженеры булып эшләгән Элеонора Пинютоның гомер бәйрәме дә нәкъ шулай уза. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары бу мөһим датага алдан әзерләнәләр, билгеләнгән көнне барысы да җыела. Йортта бәйрәмчә ыгы-зыгы хакимлек итә.

Аңа зыялылык хас
Кайда гына булса да, Элеонора Петровна башкалар арасында кешеләрдә сирәк була торган мөлаемлык, сөй-кемлелек, әдәплелек кебек илаһи сыйфатлары белән аерылып тора. Күпләр аны зыялылык һәм матурлык эталоны дип саныйлар. Ачык күңеле, дусларча карашы артында ниләр ятканын, бала чагында ук нинди сынаулар аша узарга туры килгәнен бик аз кеше генә белә торгандыр. 

Ихтыяр көче, нык-лык, түземлелек белән беррәттән гаиләдәге бердәмлек-татулык аңа сынауларны җиңеп узарга һәм шул ук вакытта яхшы күңелле, тормыш сөючән кеше булып калырга ярдәм итә. 

Ул кешеләр белән җиңел аралаша, теге яки бу бурычны үтәгәндә үзенә карата югары таләпчәнлек  тоеп эш итә. Элеонора Петровна белән хезмәттәшлек иткән күпләр аның башкаларда үз-үзенә ышаныч хисе уята алуын һәм моның эштә нык ярдәм итүен билгеләп үтәләр.
Элеонора Петровна «Әл-мәтнефть» идарәсенә эшкә 1958 елда килә. Озак еллар бик мавыгып химик анализ лаборанты булып эшләгәннән соң, эшчәнлеген алыштырырга карар итә. Шулай итеп, идарәнең баш инженеры Б.А. Лерман тәкъ-диме буенча ул проект-смета бюросына күчә. 24 хатын-кыздан торган гаять зур бүлек Элеонораны җылы кабул итә һәм аның тырышлыгын шунда ук күреп ала. Хезмәт сөючәнлеге һәм карусызлыгы белән ул проект-смета бюросы начальнигына да ошый. 

Лилия Кирина озак еллар дәвамында аның алыштыргысыз остазы һәм җитәкчесе була. Нәкъ менә ул кайчандыр яхшы лаборант булган кызны инженер-сметачы һөнәренә өйрәтә, Элеонораны төгәл исәп-хисап һәм булачак чыгымнарны планлаштыру дөньясына ышанычлы итеп алып керә.

- Лилия Михайловнага әле дә сокланам һәм һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә алам. Ул төрле характердагы хатын-кызларны бик җиңел генә берләштерә һәм коллективта сәламәт атмосфера тудыра алды. Шул ук вакытта һәркем үзен кирәкле һәм алыштыргысыз итеп хис итә иде. Без бергә эшләдек тә, бергәләп ял итәргә дә ярата идек. Күпләр гаиләләре белән дус булдылар, йө-рештеләр, элек бу шулай кабул ителгән иде, - дип, сок-ланып, хатирәләре белән уртаклаша Э.П. Пинюто.

Күңел биреп эшләргә  һәм иҗат итәргә
Ул елларда күп кенә хатын-кызлар аш-су өлкә-сендәге шедеврлары белән гаҗәпләндерәләр. Шунысын аңларга кирәк, бу вакытта бөтен шәһәргә нибары бер кулинария ноктасы булган, ә аш-су әзерләү һәм камыр ризыклары пешерү рецептлары буыннан-буынга кулъязмалар, «аш-су кенәгәләре» аша тапшырылган. Элеонора Пинюто бу яктан бары тик «Әлмәтнефть»тә танылган аш-су остасы Богдана Унятицкая белән генә көндәшлек иткән. Фәкать шигырь язуда гына Элеонора Петровнага тиңнәр булмаган. Аның иҗади булмышы һәм кешеләргә мәхәббәте хезмәттәшләре тормышындагы истәлекле даталар уңаеннан шигъри котлау юлларында ачык чагылган. Уникаль шигырьләре озак сакланган һәм җылылык, ихласлык атмосферасы тудырып торган.

Аның ярдәмчеллеге, сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер булуы остазлыгында да, иҗтимагый эшчәнлегендә дә яхшы күренә. 

Ул озак еллар Дәүләт Советы депутаты булып тора. Элеонора Петровна теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итүгә кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшырту позициясеннән чыгып якын килә. Аның өчен нәтиҗә мөһим була, шуңа күрә ул теге яки бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Элеонора Петровнаның күпьеллык намуслы хезмәте, эшкә җаваплы мөнәсәбәте һәм югары һөнәри осталыгы күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, фотосурәте Почет тактасына куелган, ә исеме мәңгегә идарәнең Почет китабына кертелгән.

Шатланып яшәвен   дәвам итә
Инде күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Элеонора Петровна һаман да актив: соңгы вакытта кызы белән бергә яшәү сәбәпле Самараның матур паркларында хозурланып йөри; күп укый һәм кроссвордлар чишә; яраткан ко-мандаларының спорт казанышларын күзәтеп бара; үзе хезмәт куйган идарәнең тормышы һәм дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына. Күңел юмартлыгы һәм хатын-кыз сөйкемлелеге бәрабәренә Элеонора Петровна кешеләрне элеккечә үзенә җәлеп итә. Ул ту-ганнарының игътибары һәм кайгыртуы белән чолгап алынган. Алар, үз чиратларында, булган нәрсәләргә шатланып, яратып яшәргә өйрәткәне өчен аңа чиксез рәхмәтле. Туган көнендә, башка котлаулар арасында, юбилярның нечкә күңел кылларына иң нык кагылганнары да яңгыраган.

Өлкән оныгы Валерий:
- Хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык, ныклык, тормышны ярату, кешеләргә карата хөрмәт, гаилә учагын саклау, башкаларны кичерә белү осталыгы - бу мөһим күнекмәләр барысы да миңа яраткан әбиемнән күчкән. Безне яратуы, күңел җылысы һәм тәрбиядә акыллы кырыслыгы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.

Оныгы Людмила:
- Минем өчен әбием иң беренче чиратта ныклык эталоны! Аның тормышы җиңел булмаган, шуңа да карамастан, ул игелек һәм күңел йомшаклыгы кебек сыйфатларын саклап кала алган һәм безне дә шуңа өйрәтте. Һәрвакыт аңардан үрнәк алдым: әбием игелекле, акыллы һәм гадел кеше. Ул өйрәткәннәрнең күбесен бүген дә мөстәкыйль тормышта бик теләп кулланам.

Кече оныгы Александр:
- Балачакта миңа һәр җәйне искиткеч яхшы күңелле Элеонора әбием белән үткәрү бәхете насыйп булды. Ул минем белән бик теләп шөгыльләнде, һәм аның ярдәме белән мин санарга, укырга-язарга бик җиңел һәм бик тиз өйрәндем. Аның тырышып-тырмашып безгә биргән кыйммәтле тормыш сабаклары кайбер мизгелләрдә бик яхшы ярап куя. Мөмкинлек булган саен мин аңа никадәр нык яратуымны әйтеп торам һәм җавап итеп әбиемнең игелек һәм наз тулы сөйкемле елмаюына тиенәм. Бу - зур бәхет.

Элеонора Петровнаның 95 яшьлек юбилей көнендә төшкән фотосына карап, якты, игелекле, мөлаем карашында эчкерсез шатлык күрү аның чыннан да бәхетле булуына шик калдырмый.

Эльмира Царегородцева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса