Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм генә түгел, туган йорт җылысы ул

Җылы өегездә сый-нигъмәт тулы табын артында утырганда, салкын окопта шәм җылысында күшеккән кулларын җылыткан хәрби операциядәге солдатларны уйлыйсызмы сез?

Кышкы суыклар башлануга махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыздан җылы кием-салым, мичләр, газ баллоннары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, медикаментлар кирәк булуы турында хәбәр килде. 

Блиндажлардан килеп ирешкән гозерләрне алу бе-лән әлмәтлеләр эшкә кереште. Волонтерларга авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә бердәм булып кушылды. Киленнәр, әби-апалар мәдәният йортларында бергә җыелышып СВО зонасындагы солдатларның тамаклары тук булсын, туган йорт җылысын шулар аша булса да тойсыннар дип күпләп кул токмачы әзерли башладылар.

Иң беренчеләрдән булып бу изге гамәлне Кичүчат һәм Чупай уңганнары башлап җибәрде. Кичүчатлылар 74 контейнерлык беренче партияне махсус хәрби операция зонасына озаттылар. Аларның токмачлары исән-сау Ростов госпиталенә барып җитте. Моннан тыш авыл кешеләре акча җыеп, ун меңлек җылы эчке киемнәр дә сатып алып тапшырганнар. СВО зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә Кичүчат авылы мәчете дә кушылганлыгы мәгълүм булды. 

Чупайлылар исә 1000 йомыркалык токмач кисеп озатканнар иде инде. Соңгы киткән партия 100 йомыркалык булган. Бу авылның хатын-кызлары гуманитар ярдәм әзерләүдә аеруча зур активлык күрсәтәләр - 10 мас-кировка челтәре, 100 пардан артык оекбаш бәйләгәннәр, медикаментлар да җыеп җибәргәннәр. Иске Михайловка Мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» чарасы кысаларында авыл апалары һәм мәктәп укучылары солдатларга дип күпләп токмач кискәннәр.

- Акция бер көнлек ке-нә түгел, ул дәвам итә. Те-ләгәннәр кушыла ала, - ди авыл фидакарьләре. Әлеге торак пунктта яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагыларга кирәк-яраклар сатып алу өчен 62000 сум күләмендә акча да җыеп тапшырганнар, окоп шәмнәре ясау өчен парафинга һәм таякларга заказ биргәннәр. 72 килограмм парафинга заказны кичүчатлылар да җибәргән. Тайсуганлылар һәм габдрахманлылар да окоп шәмнәре ясауларын дәвам итәләр. 

-  Окоп шәмен ясау өчен парафин, калай савыт, катыргы (гофрированный картон) кирәк. Шәм янында җылынырга, кием киптерергә, ашау җылытырга да була. Бу игелекле гамәлгә күбрәк ке-ше кушылсын иде, чимал белән тәэмин итүчеләр дә бик кирәк. Кыр шартларында окоп шәмнәре аеруча соралган һәм кирәк әйбер бит, - ди авыл халкы.

Бердәмлектә - көч, дип юкка гына әйтмиләр шул. Хәстәрләп җибәргән бар нәрсә дә кирәк солдатларыбызга. Туган җирдән килгән ярдәм аларның хезмәт итү шартларын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк, рухи терәк булачак. Сугышчыларыбыз ярдәмне көтеп алалар һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Шуңа күрә дә изге гамәлнең дәвамлы булуы зарур. 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса