Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль объектлар: барысы да халык өчен

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып барган чорда халыкта башкарылган эшләргә исәп-хисап ясау дигән матур гадәт бар.

Без дә Әлмәт җирлегендә быел барлыкка килгән яки куллануга тапшырылу стадиясендә булган социаль объектларга экскурсия ясап чыгарга булдык.

Чыннан да, агымдагы ел халык өчен дип төзелгән, реконструкцияләнгән объектларга бай булды. Ел бик матур башланып китте - февраль аенда «Алсу» балалар бакчасының яңа корпусы ачылды. 

Биредә шулай ук гомуми практика табибы офисы да төзеп тапшырылды. Гомумән, соңгы елларда әлеге микрорайон зур үзгәрешләр кичерде. Үткән елны «Адымнар» мәктәбе ачылу үзе генә дә ни тора. Быел яңа уку елына татар гимназиясе һәм беренче мәктәп тә грандиоз ремонт күрде. Тиздән Әлмәт яшьләрен тагын бер сюрприз көтә -  Тельман урамындагы Горький Мәдәният йорты ишекләрен ачарга әзерләнә. Төзелеш эшләре биредә 75% ка тәмамланган иде. Объект «Фабрика» исемле яшьләр үзәгенә әвереләчәк. Бу урын теләсә кайсы яшьтәге шәһәр халкының ялын үткәрү өчен күпфункцияле заманча киңлек булачак. Бинада тавыш яздыру студиясе, хореография залы, фотостудия, коворкинг, кечкенә кафе эшли башлаячак.  Зур залда  концертлар, театр тамашалары, дискотекалар һәм фильмнар карарга мөмкин булачак.

Җәмәгать киңлекләре дә быел заманча төс алды. Шәһәр пляжы территория-се төзекләндерелде,  хәзерге вакытта шәһәр сусаклагычы масштаблы заманча үзгәрешләр кичерә. Әлмәт сусаклагычы яңа ял һәм күңел ачу урыны гына түгел, ә туризм үсешен һәм тулаем районның икътисади үсешен һәм туристларны җәлеп итүне  күздә тота торган проект. Тарихи Комсомол паркының реконструкциясен әлмәтлеләр аеруча шатланып кабул иттеләр. 

Биредә эшләр бүген дә бик актив темпта дәвам итә.  Паркта зур балалар мәйданчыгы, җылы павильон, кафе, китап кибете һәм ял итү зоналары булачак. Спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар да урнаштырылачак. Парковка урыннары да  5-7 % ка артачак.  

комсомол паркы

Спорт сөючеләрне ел азагында тагын бер күңелле яңалык көтә. Декабрь азакларына  чираттагы заманча спорт объекты - футбол манежы куллануга тапшырылачак. Ул балалар поликлиникасы янындагы 3 нче мәктәп территориясендә төзелде. Төзелеш «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Төзелеш өчен федераль, региональ ресурслар һәм бизнес-берләшмә средстволары җәлеп ителде. Әлеге заманча объект муниципаль-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләр форматының нәтиҗәле мисалы да булып тора. Футбол манежы киләчәктә шәһәр һәм республиканың мөмкин кадәр күбрәк халкын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне күздә тота.

 Тагын бер куанычлы вакыйга - быел, ниһаять,  «Панорама» янындагы җир асты кичүен дә ремонтлыйлар. Әлмәтнең иң күңелсез, нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми торган  урыннарының  берсе иде инде бу. 

Түрәләрдән әлмәтлеләр әлеге урынны ничә еллар дәвамында төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр бит - реакция ноль иде. Күпме кеше кышкы чорда шундагы баскычлардан таеп егылды - санап бетерерлек түгел. Җир асты кичүенә кышкы чорда булса да ремонт башлап җибәрү халык күңеленә чын мәгънәсендә май булып ятты.
Ел азагында гына да булса да данлыклы Кәшер мәк-тәбенә, ниһаять, ремонт ясалачагын ишетү аеруча шатлыклы хәбәр  булды.  Күпме яздык, күпме күтәрдек газета битләрендә әлеге проблеманы. Юкка булмаган икән. Төзү-төзекләндерү эшләренең күбесе әле дәвам итә, киләсе елга планлаштырганнары да байтак. Мондый матур эшчәнлек дәвамлы булсын дип кенә түгел, сыйфатлы булсын иде дип теләп каласы килә. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса