Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән 15 нче гуманитар ярдәм җибәрелде

Геройлар көне алдыннан, Әлмәттән үз зонасына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабыннан чираттагы, 15нче гуманитар ярдәм җибәрделәр.

Бу юлы 5 тоннадан артык йөккә беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары, җылы кием, азык-төлек, окоп шәмнәре, шулай ук күп санлы исемле посылкалар кергән. Аерым игътибар сугышчыларның теләкләрен исәпкә алып, подразделение автомобильләре өчен запас частьләр җибәрелә. Хәрбиләргә Яңа ел кәефе булдыру өчен, төп гумпомощь җыелмасы бүләкләр белән тулыландырылды.

Гуманитар ярдәм Әлмәтнең битараф булмаган халкы катнашында җыелган. Алар барысы да безнең яклаучыларыбыз турында югары дәрәҗәдә социаль җаваплылык, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәттеләр. Шулай ук штаб хезмәткәрләренә, предприятиеләргә һәм машина йөртүчеләргә хөрмәт сүзләре яңгырады.

Яшьләр үзәгендә урнашкан "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" штабы көн саен 8.00-20.00 сәгатьтә эшли. Штаб территориясендә сортлау һәм гомуми җыю башкарыла, шулай ук консультацияләр үткәрелә.

Кирәкле мәгълүмат алу өчен  8 (8553) 26-01-01 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса