Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Читләр» итеп тоймасыннар иде

Махсус хәрби операция бик күпләрнең тормышына, язмышына көтелмәгән үзгәрешләр кертте.

Сугыш бервакытта да көтелгән булмыйдыр. Хәер... белмәссең. Хикмәт анда түгел. Мондый вәзгыять һәрвакыт үз тәртибен, үз законын кертә. Ул законнарны кемдер белеп бетерми, кемдер аңлап җиткерми. Яки белергә, аң-ларга теләми.

Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт һәм район җирлекләре ярдәм күрсәтәләр, ташламалар булдырылды. Алар арасында гаилә хәлләре төрле булганнар җитәрлек. 

Гаиләсе Әлмәттә теркәлеп, ирләре башка район хәрби комиссариатлары аша моби-лизацияләнгәннәр дә байтак. Без газетабызның 20 октябрь санында шундый Хуҗиннар гаиләсе турында язган идек. 
Алсу Хуҗина өч баласы белән Әлмәттә теркәлгән, ә ире башка районнан чакырылган. Шуңа күрә әлеге гаилә шул районның социаль яклау идарәсенә беркетелгән. 

Алсу ханым Әлмәтнең   социаль яклау идарәсенә барып, үзен Әлмәт солдат хатыннары ватсап төркеменә кертүләрен сорагач, бер белгеч саксызрак кыланган, «чужих не берем» дип борып чыгарган. 

Башы бик дөрес эшләми торган кеше булгандыр инде, мөгаен.
Әлбәттә, закон бар, тәртип бар. Аңа бары тик Әлмәттәге солдат хатыннары төркемендә булып, хәрби операциягә бәйле шәһәрдә уза торган чараларны белеп тору һәм кичекмәстән ярдәм кирәк чагында мөрәҗәгать итү өчен кирәк иде. Чөнки Алсу ханым үзе шактый ерак районнан, Әлмәттә якын туганнары юк. Ә дөнья булгач, төрле вакыт була. 
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, Әлмәт районы социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итеп карадык. Бездән Алсу Хуҗинаның телефоннарын сорап алсалар да, аның белән элемтәгә керүче булмаган. Без районда әлеге мәсьәләләр буенча җаваплы Светлана Лаптевага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык. Ярты сәгать эчендә хәл ителде дип җавап килде. 

Социаль яклау идарәсенең рәсми төркеменә кертелмәсә дә, чөнки ул башка районда андый исемлектә, «Нур» психологик-тернәкләндерү үзәгенә, башка ярдәм итү төркемнәренә Алсу Хуҗинаны да керттеләр. Алсу да, балалары да үзләрен Әлмәттә «читләр» итеп тоймасыннар иде. Ире исән-сау кайтып, кеше кулыннан ярдәм көтеп яшәргә калмасын иде аларга.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса