Җитмеш еллык юбилеен гөрләтеп уздырды
Бәйрәм итә беләбез. Моңа безнең мөмкинлегебез дә, хакыбыз да бар.
- Мин Әлмәттә тудым һәм үстем, хезмәт юлымны да биредә башладым. Әлмәттә хезмәт куйган елларымны һәрвакыт җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Бүген дә туган шәһәрем белән бәйләнеш өзелми, әлмәтлеләрнең уңышлары өчен куанам, халкы белән горурланам, - диде парламент җитәкчесе.
Тимур Нагуманов залда утыручы кунакларны шәһәрдә һәм районда тормышка ашырылучы күп кенә программалар һәм проектлар белән таныштырып узды һәм республика җитәкчелегенә, нефть-челәргә һәрьяклап булышып торганнары өчен рәхмәт белдерде.
Әлмәтнең 70 еллыгы республикада нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 80 ел тулган датага туры килә. Бу турыда «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев ассызыклап узды.
- Әлмәтнең бүгенге йөзе күп яктан нефтьчеләрнең социаль проектларын га-мәлгә ашыруы белән бәйле, - дип басым ясады ул. Рөстәм Нәбиулла улы «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге исеменнән ветераннарны һәм барлык әлмәтлеләрне шәһәрнең юбилее белән котлады һәм яңа уңышлар теләде.
Тантаналы чара бүләк-ләүләр һәм бәйрәм концерты белән дәвам итте. «Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә районның бию һәм вокаль ансамбльләре, Әлмәт драма театры артистлары, музыка көллияте укучылары чыгыш ясады.
Ике көнгә «айтишниклар» башкаласы да булып торды
Әлмәтнең юбилейлы туган көне уңаеннан уздырылган чараларның иң әһәмиятлесе һәм иң истә калганы инженерлык лицеенда оештырылган фиджитал спорты буенча узган ярышлар булгандыр, мөгаен. Белмәгәннәр белеп торсын дигәндәй, фиджитал классик спортны, киберспортны, фән һәм технологияләрне берләштерүче заманча спорт төре санала. Ә иң мөһиме, ул илебездә спорт төре буларак рәсми танылды. Әлеге суперзаманча ярышларның сайлап алу турларында 12 дән 18 яшькә кадәрге 527 укучы катнашкан булса, финалга 233 кеше генә үтә алган булып чыкты. «Phygital Almet» спорт ярышларының район туры әле калабызда ике көн дәвам итте. Спортчылар алты дисциплинада ярыштылар. Аларның һәрберсе физик һәм цифр-лы өлешләрдән торды. Бу - футбол, баскетбол, стратегия, ярышлар, көрәш, Just Dance. Чара барышында җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләр тапшырылды.
Классик спортны һәм югары технологияләрне берләштергән ярышларның нефтьчеләр башкаласында юбилейлы датаны билгеләп узганда үткәрелүе заманча вакыйга булуын Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп үтте.
- Әлмәттә яшьләрне, мәк-тәп укучыларын «киләчәк уеннары» булган бу яңа спорт төре белән кызыксындыра алу яшь «айтишниклар» үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача, - дип белдерде ул, киберспортчыларны берләштерүче чараны хуплап.
Чыннан да, кем белә, бәлки Әлмәт киләчәктә нефтьчеләр башкаласы дип кенә түгел, ә фән һәм техника, «айтиш-никлар» башкаласы дип тә атала башлар әле.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа