Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсемнәрдә - рух көче

«Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә «Каhарман хатыннары» фотокүргәзмәсе ачылды. Бу уникаль проектка Самарада нигез салына, аннан соң ул илебезнең башка калаларында да тарала. Россия хәрбиләренең хатыннары hәм әниләре ирләре hәм улларының мундирларында фотога төшә.

Фотокүргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров, «Татнефть» компаниясе генераль директоры киңәшчесе, запастагы генерал-майор Камил Могыйнов, «Сугышчан туганлык» («Боевое братство»)  Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе
Геннадий Денисовлар катнашты. 

- Бу проектның калабызда тормышка ашырылуына мин чиксез рәхмәтле - аны оештыручыларга да, катнашучыларга да. Беренче этапта күп кеше катнашмаса да, аның киләчәге дәвамлы булыр дип ышанам. Проект-та кадерлеләрен югалткан ханымнар катнашуы да зур әhәмияткә ия, - диде Тимур Нагуманов.  

Район башлыгы сүзләренчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы Әлмәт ир-егетләре белән күрешкән, аралашкан вакытта алар тарафыннан елмаю hәм иң җылы хисләрне якыннарының сәламе кузгата. Шуңа күрә бу проект бигрәк тә Ватан сагында торган якташларыбыз өчен мөhим.

Шушы проект аша аны оештыручылар хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итүче ирләргә туган якларыннан сәлам җибәрә: әниләр hәм тормыш иптәшләре өйдә көндәлек мәшәкатьләр белән ялгыз түгелләр.

 

Күргәзмә ачылышында Әлмәт шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин да чыгыш ясады.

- Безнең егетләр алдында торган бурыч җиңелләрдән түгел. Тик алар аңа ире-шәчәк, чөнки ирләрнең терәге - сез бар. Безнең ил тарихында Россия хатын-кызлары көчле рухлы булып кереп калган. Сез бу традицияне лаеклы дәвам итүчеләр, - диде депутат.

- Безнең егетләр - чын каhарманнар. Алар алдынгы позициядә булулары, бу ил чакыруын лаек-лы кабул итүләре белән үк тә каhарман. Рәхмәт сезгә көчле рухлы булуыгыз өчен, үзегезне саклагыз, безне илhамландыруыгызны дәвам итегез. Без егетләрне сезнең белән бергә көтә-чәкбез, - дип күргәзмәгә килгән фотогеройларга мөрәҗәгать итте Геннадий Денисов та. 

Чыннан да, Әлмәт егетләренең батырлыгы хакында әледән-әле хәбәрләр килеп тора. Шуларның соңгысы - чираттагы якташыбызның Россия Федерациясе Президенты Указы белән Ватанны саклаганда күрсәткән фидакарьлеге һәм шәхси батырлыгы өчен Георгий Жуков исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булуы.

фотокүргәзмә

Проектны оештыру-чыларның берсе - Әлмәт муниципаль районы Советының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Дарья Антонова.
 

- Бу проект фикердәшләр булганга мөмкин булды. Болар - «Sami beauty space» матурлык киңлеге коллективы, визажист Надежда Малова, «Стиль и совершенство» журналының баш редакторы Мәдинә Варфоломеева һәм фотограф Юрий Евграфов. Әлбәттә инде, проектка катнашырга риза булган ханымнар, сезгә барыгызга да зур рәхмәт. Мин hәр ханымның тарихы ишетелергә хаклы дип саныйм, -  диде ул.

«Каhарман хатыннары» фотопроекты Ватанга хезмәт итүче батыр ирләренең таянычы һәм ярдәмчесе булган хатын-кызларга багышланган. Аңарда Әлмәт районыннан 24 хатын-кыз - сугышчыларыбызның хатыннары hәм әниләре катнашты. Араларында безнең элеккеге хезмәттәшебез Алия Сафина да бар.

Алия Сафина

- Бу проект турында социаль челтәрләрдән белеп, күзәтеп бардым. Проект илебез буенча бик күп хатын-кызларыбызны бер-ләштерде. Әлмәттә дә оештырырга җыенуларын белгәч, бик теләп катнашасы иттем. Сурәткә төшүгә алдан әзерләндем - фоторәсемдә иремне үзем аша лаеклы югарылыкта күрсәтергә теләдем. Әлеге фотосурәт белән иремә дә, башка хәрбиләргә дә ялгыз түгеллекләрен әйтәсем килде: бу сынауларны без бергәләп үтәчәкбез, әлбәттә инде, өйдә көтәчәкбез!  

Алиянең кулында - иренең хәрби операция зонасыннан туган көненә язып салган хаты. «Бу хат миңа көч бирә, моңсу чакларымда юата, сагынуымны баса», - ди каhарман хатыны. 

 

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса