Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдәле, маэмай, өйрән син!

Этләр җанны дәваларга сәләтле. Калабызда токымлы эт асраучыларның күбесе әнә шул фикердә.

Алар белән узган ялларда очрашу насыйп булды - шимбә көнне Әлмәттә этләр күргәзмәсе үтте. 

Мондый күргәзмәләр дуслар һәм фикердәшләр өчен очрашу урыны, анда һәркем тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм дүрт аяклы дустының казанышлары белән мактана ала. Регина Фәләхова күргәзмәгә эте Моника белән килгән. Токымлы дусты гаиләдә күптән түгел генә - биш ай элек барлыкка килгән. Шулай итеп Регина балачактагы хыялын тормышка ашырган. Акита-ину токымлы маэмай Япониядә, мисал өчен, тугрылык символы санала. 

- Тормышта мин үземдә күп нәрсәләрне сынап караган кеше, әмма эт хакында күптән хыяллансам да, асраганым булмады. Җаваплы кеше буларак бу адымга озак әзерләндем - үземә ошаган токымнар хакында күп укыдым, белгечләр белән киңәшләштем. Нәтиҗәдә өебездә тагын бәхет өстәлде, - ди Регина ханым.

Фәләховлар гаиләсендә ике ул, олысы инде аерым яши, кечесенә 12 яшь, Ришат исемле. Ул да әнисе hәм Моника белән күргәзмәгә кил-гән.

- Моника белән уртак телне тиз таптык, укудан каршы ала, озатып кала, бергәләп урамга чыгабыз. Күбрәк әни карый инде аны, шулай да мондый дус булуга бик шатланам, - ди Ришат.

Әлмәт шәһәре кинология клубы җитәкчесе Эдуард Ибраһимов сүзләренчә, җаваплы эт хуҗасы булу - даими кайгыртуга һәм мәшәкатьләргә әзер булу дигән сүз. 1977 елда нигез салынган әлеге клуб 100 дән артык токымлы эт хуҗаларын берләштерә. 

- Күргәзмә уза торган әлеге мәйданчык токымлы этләрне тәрбияләү урыны да булып тора. Алар белән махсус белгечләр шөгыльләнә. Мисал өчен, Ольга Ганеева дрессировка буенча эксперт, ул моңа махсус укып кайтып стажировка узды, - дип сөйли Эдуард Ибраhимов.

 

Күргәзмәдә Әлмәттән генә түгел, Бөгелмә, Лениногорск, Казан, Чаллы һәм Башкортстан Республикасы шәһәрләреннән 100 дән артык эт катнашты. Мондый күргәзмәләр уртак үсеш һәм аралашу өчен кирәк, дип саный оештыручылар һәм катнашучылар.

 

Рәдифә Ногманова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса