Көтеп алынган бәйрәм
Янәшәбездә язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган кешеләр гомер кичерә.
Аларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен социаль яклау идарәсе даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар оештыра.
Әлеге изге эшкә хәй-риячеләр дә бик те-ләп кушыла. Кече Сабантуй бәйрәмен исә физик мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләр аеруча көтеп ала. Шә-һәр паркында уздырылучы әлеге бәйрәм алар өчен күңел ачу чарасы гына түгел, үзләрен иҗатта, спортта сынап карау һәм очрашу, аралашу өчен тагын бер мөмкинлек булып тора.
Әлмәт җирлегендә 12 меңнән артык инвалид гомер кичерә, шул исәптән 800 е балалар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе начальнигы Рөстәм Гәрәев, «Татнефть грантлары» программасы җитәкчесе Эльмира Газизовалар сәламләде. Алар активистларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сабантуйны җыр-биюләрсез күз алдына китереп булмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бәйрәм белән котлап, шәһәр һәм район үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк итте. Рәсми өлеш тә-мамлангач, бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә бик теләп сәхнә тоттылар. Спорт ярышларында катнашучылар да күп булды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр гер кү-тәрүдә, коляскада утырган килеш фигуралы йөрүдә, дартс, шахмат, шашка һәм башка күп кенә уеннарда катнашып, тормыш авырлыкларыннан курыкмауларын тагын бер кат расладылар.
Сабантуйда катнашучыларны «Бирлик» азәрбайҗан диаспорасы телне йотарлык пылау белән дә сыйлады әле. Чара һәркемдә тирән тәэсир калдырды һәм онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа