Безнең урамда да бәйрәм, яки Журналистлар да Сабантуйлы
Бәйрәмнәрдә журналистларның микрофон, диктофон тотып чабып йөрүләре гадәти күренеш. Бу юлы исә үзебез рәхәтләнеп ял иттек.
Халык ял иткәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре алны-ялны белми эш казанында кайный. 2022 елдан алып аларның да Сабантуйның һәр мизгелен татып, күңел ачып, егәрлектә һәм җитезлектә көч сынашып кайту мөмкинлеге бар.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте менә инде икенче ел үзенең хезмәткәрләре өчен матур, дәртле, татар халкының гореф-гадәт-ләрен, йолаларын чагылдырган хезмәт бәйрәмен оештыра. Узган елны Татарстан журналистлары Байлар Сабасын гөрләтсә, быел Питрәч районында инде традиция буенча район, шәһәр, республика басмалары филиалларының 600 дән артык вәкиле җыелды. Нефть башкаласын «Әлмәт таңнары», «Знамя труда» газеталары һәм «ЮВТ» каналы хезмәткәрләре бер команда булып тәкъдим иттек.
Питрәч безне кояшлы күк йөзе, гүзәл табигате, кунакчыл халкы белән каршы алды. Сабантуй мәйданының бизәкле капкаларын атлап керү белән җыр-моң дәрьясына күмелдек. Милли костюмнар кигән фольклор коллективлары халык җырлары, биюләр һәм такмаклар белән күңелебезне күрде.
Һәр филиал командасы катнашучыларны сәламләп, парад йөрешендә катнашты. Медиа-Сабантуйны ачып, Россия, Татарстан һәм «Татмедиа» АҖ әләмнәрен күтәрделәр.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, бүген медиахолдингта чын «журналистлар армиясе» эшли, алар тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн укучыларга иң актуаль яңалыклар тәкъдим итәләр.
«Бүген республиканы мас-сакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, чөнки нәкъ менә журналистлар Татарстанның социаль һәм мәгълүмати үсешенә зур өлеш кертә. Без - зур көч», - диде ул чыгышында.
Рәсми өлештән соң Сабантуйның иң күркәм йоласы - ат белән бүләк җыюга керештеләр.
Программада ярышлар-ның нинди генә төрләре юк иде: чүлмәк вату, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, капчык сугышы, аркан тарту, көрәш һәм башкалар. Заманча уеннарга да урын булды. Күңелең теләгәнен сайла гына.
Әлмәтлеләр дә сынал-ды, сынатмады! Баш мөхәр-риребез Рәфкать Шаһиев авыш баганага күз ачып йомганчы менеп, бүләкле дә булып төште. Кашык белән су ташуда, капчык киеп йөгерүдә безнең хезмәткәрләргә тиң-нәр юк иде. Кызларыбыз да куркып тормады: верстка хезмәткәрләре Ландыш Гайнетдинова белән Сөмбел Нурмөхәммәтова армрестлинг буенча ярышларда катнаштылар. «ЮВТ» телеоператоры Антон Николаев икенче ел рәттән турникта күтәрелде.
Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, медальләр, шулай ук акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Көрәшнең төп батыры - «Мамадыш-информ» телеоператоры Илдар Хәсәнов. Аңа тәкә бүләк ителде.
Призлы урыннар алмасак та, кәефебез кырылмады, иң мөһиме - катнашу, күрешү, аралашу. Әлеге чаралар коллективны берләштерә, яңа үрләр яуларга этәргеч бирә.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа