Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне «Гаилә командасы» гаилә фестиваленә чакыралар

Төп бүләк-5 мең сумлык сертификат.

8 июльдә Әлмәттә «Гаилә командасы» спорт бәйрәме узачак. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашу өчен 2-10 кешелек команда төзергә кирәк. Гаилә командасы составында 7 яшьтән 18 яшькә кадәр бер генә булса да катнашучы булырга тиеш.

Команданың барлык катнашучыларына алдан ук будьвдвижении.РФ сайтында теркәлергә кирәк.

Чара шәһәр стадионында Белоглазов урамы, 62а адресы буенча узачак.

Фестивальнең төп бүләге-5 мең сумлык сертификат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса