Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Самат Әхтәмов исеме мәңгеләштерелде

Ул - Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы.

Әлмәт районында тагын бер күренекле кешенең исеме мәңгеләштерелде - ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы Әхтәмов Самат Сираевич. Яңа Нәдер авылында батыр хезмәт кешесе бюстын ачу хөрмәтенә тантаналы чара узды.


Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Азнакай һәм Мөслим муниципаль районнары башлыклары, шәһәрнең һәм районның Мактаулы гражданнары, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, тармак ветераннары, авыл халкы һәм туганнары катнашты.


Россия империясендә беренче руда эзләүче һәм нефть эшкәртүнең сәнәгать җайланмасын төзегән Нәдер Уразметов нигез салган Яңа Нәдер авылы күп кенә танылган шәхесләрнең кечкенә ватаны булып тора. Алар арасында табиб-хирург, ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган табибы Зифа Балакина, республикада беренче миллионер «Зәй» колхозы рәисе Һади Рахманов, Татарстан республикасының трансплантологиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының атказанган табибы Ренат Галиев һәм, әлбәттә, Самат Әхтәмов, үз хезмәте һәм кешеләр турында кайгыртуы белән хөрмәт казанган җиңүчеләр буынының күренекле вәкиле.


Самат Сираевич Әхтәмов 1933 елның 25 маенда туган. Әгәр дә ул исән булса, аңа 90 яшь тулыр иде. Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң ул Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге рәисе, аннары рәис урынбасары һәм бер үк вакытта «Зәй» колхозы парткомы секретаре, «Ярыш» колхозы рәисе булып эшли, ул аның җитәкчелеге чорында төрле дәрәҗәдәге 20 бүләк ала.


Самат Сираевич ТАССР колхозлар Советы Рәисе, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Актив эше һәм катнашуы өчен СССР ВДНХ Бөтенсоюз тактасына кертелә. Ленин, Хезмәт Кызыл Орденнары белән  һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.
.
Тантана кунакларын сәламләп, район башлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның авыл халкына һәйкәл ачу уңаеннан иң яхшы теләкләрен һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


- Бүген чыннан да күңелгә үтеп керерлек вакыйга. Безнең Әлмәт җире табигый җир асты байлыкларына, төрле традицияләргә бай, әмма аны кешеләр үз талантлары, хезмәтләре һәм туган якка чиксез мәхәббәтләре белән данлыйлар.  Бу һәйкәл яшьләребезгә хезмәт көче һәм
киләчәк җиңүләр өчен үрнәк булып тора, - диде район башлыгы.


Таһир Һадиев үзенең чыгышында Самат Әхтәмовның авыл хуҗалыгын үстерүдә  зур роль һәм казанышын  ассызыклады:


Аның кебек кешеләргә бөтен район тотынып тора иде. Валентин Борисов, Зөфәр Шәйдуллин, Рәсим Исхаков, Госман Камалов, шундый ук хөрмәтле җитәкчеләр хөкүмәт тарафыннан куелган бишъеллык бурычларын уңышлы үтәделәр. Хуҗалыкларда 45 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, 11 мең тонна ит җитештерелә, юллар, эшчеләр өчен торак, социаль билгеләнештәге объектлар төзелә. Алдынгылар һәм Самат Сираевичның хезмәте бәяләп бетергесез. Мин бу көннең шатлыгын һәм горурлыгын тирән хөрмәт белән уртаклашам.


Гаилә һәр кешенең язмышында иң мөһиме, Самат Сираевич тормыш иптәше  белән дүрт бала, оныклар һәм оныкчыклар тәрбиялиләр. Туганнары һәм якыннары исеменнән  улы Илдар Әхтәмов чыгыш ясады. Ул әтиләрен хөрмәт итүләре һәм якты истәлеге өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 


Белешмә өчен: Әхтәмов Самат Сираевич һәйкәле «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровның финанс ярдәме белән куелган. Бюст авторы-Баулы шәһәренең танылган скульпторы Рәсим Шәрифуллин. Төзелеш эшләре «Регион –Строй»ҖЧҖ предприятиесе тарафыннан башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса