Әлмәт Кызыл Хач бүлеге яңа төбәкләрдән күченүчеләргә булыша
Ел башыннан Әлмәт Кызыл Хач бүлегенә 22 гариза килде.
18 майда Әлмәт яшьләр үзәгендә мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм штабы эшли башлады. Монда мохтаҗлар бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап мөрәҗәгать итә, юрист белән киңәшләшә, мәшгульлек үзәге белгечләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
"Матди һәм гуманитар ярдәмгә өмет итә алган гражданнар категорияләре: күп балалы гаиләләр, 18 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар, пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Матди ярдәмнең минималь зурлыгы 5000 сум, максималь - 15000 сум. Барысы да гаилә составына бәйле, - диде Кызыл Хачның Татарстан бүлегенең медицина-социаль программалар координаторы Кристина Шәмсиева.
Ведомство вәкилләре һәм Кызыл Хач хезмәткәрләре гариза бирүчеләрне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа