Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә узган Җиңү бәйрәмендә 50 меңнән артык кеше булган

Нефть башкаласы халкы һәм кунаклары бергәләп, Җиңү бәйрәмен каршыладылар, шатландылар, кайгырдылар, искә алдылар һәм илебез белән горурландылар.

Иртәдән үк бәйрәм вакыйгаларга бай булды: чәчәкләр салу, парад ачу, митинг, һөнәрчелек ярминкәсе, гаилә мастер-класслары, шәһәрнең төрле мәйданчыкларында концертлар һәм бәйрәм салюты. Театрлаштырылган тамашада  500дән артык бала катнашкан.

 

 

"Бөтен масштаб артында күп оешмаларның һәм учреждениеләрнең зур эше тора.
"Татнефть"ААҖ җитәкчелегенә бәйрәмне оештыруда һәм аны тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итүдә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Безнең нефтьчеләр катнашыннан башка  шәһәрдә бер генә чара да узмый", - дип язган район башлыгы тимур Нагуманов..

Гражданнарның җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү өчен эчке эшләр органнарының 200гә якын хезмәткәре җәлеп ителгән.

"10 май иртәсендә  шәһәр хезмәтләре чарадан соң җыештырдылар, бәйрәмнән соң чүп-чарның елдан-ел кими баруын билгеләп үттеләр. Әлмәт халкы арасында чисталык культурасы үсә, бу бик сөендерә. Минемчә, бу туган шәһәрне ярату һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итү", - ди Тимур Нагуманов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса