Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үлемсез полк» быел урамнардан узмаячак

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе башка төрле форматта узачак.

Бу турыда барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итеп өлгерде инде. Халык йөреше булмаса да, һәр кеше үз ветераны, каһарманы турында сөйләү өчен уңайлы ысулны сайлый ала. Мисал өчен, ветеранның сурәтен автомобильгә, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин. Моннан тыш, онлайн форматта да бик күп төрле акцияләр оештырылачагы билгеле. Күпләр хәтерлидер, мондый акцияләр 2020 һәм 2021 елларда, коронавирус пандемиясе чорында аеруча популярлашып киткән иде.

Россиядә 2012 елдан старт алган «Үлемсез полк» акциясе үткән елны 12 миллионлап Россия кешесен берләштерде, шуның ун меңнән артыгы әлмәтлеләр. Гомумән, пандемиягә кадәрге чорда «Нефтьче» Мәдәният сараеннан алып Ленин урамы буйлап үтәргә дип ел да диярлек 13 меңләп кеше чыга иде. Җиңү көне тарихыбызның иң кадерләп, хөрмәтләп саклый торган датасы, төп бәйрәмнәребезнең берсе булып тора. Шуңа күрә бәйрәм тантаналары да, нинди генә форматта булмасын, истә калырлык, ә иң мөһиме куркынычсыз узарга тиеш.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса