Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында пенсионерда корал арсеналы табылган

Операция көннәрендә барлыгы 24 җинаять ачыкланган.

ТР Эчке эшләр министрлыгында 10-14 апрель көннәрендә уздырылган "Арсенал" операциясенә нәтиҗә ясадылар. Операциянең максаты корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткычлар һәм шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм ачу.

Операция көннәрендә барлыгы 24 шундый җинаять ачыкланган.

Хокук саклау органнары 17 берәмлек утлы коралны тартып ала, алар арасында ике винтовка, бер пистолет, сигез берәмлек кулдан эшләнгән корал, обрез, биш ау мылтыгы, төрле калибрлы 607 патрон һәм 4 килограммнан артык шартлаткыч.

Әлмәт районында 61 яшьлек пенсионер Прокашевта "ИЖ-58" икестволкасы, 59 патрон һәм 577 грамм дары табылган.

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында хокук саклау органнарына корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшырганнарның җинаять җаваплылыгына тартылмавын искәрттеләр. Өстәвенә, аның өчен акчалата бүләк алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса