Россия ветераннарына булышу максатыннан уздырылучы хәйрия акциясендә Әлмәт волонтерлары да катнаша
Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
20 апрельдә бөтен ил буенча «Красная гвоздика» бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды – быел акциягә Россиянең 70тән артык төбәге кушылган. Бу төбәкләрдә волонтерлар үз шәһәрләренең урамнарына чыгып, кызыл канәфер билгеләрен таратачак, ә җыелган барлык акчалар илебез ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыручы - «Память поколений» хәйрия фонды.
Акциягә Әлмәт волонтерлары да кушылды, алар шәһәр урамнарына чыктылар.
Фото: "Волонтеры Альметьевска" төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа