Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырым геологларын Әлмәттә кыр олимпиадасы ачылышында алкышлар белән каршы алдылар

Быел ярышларда 272 яшь геолог һәм 49 остаз катнаша.


Әлмәттә "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә Яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы булды. Быел ярышларда 272 Яшь геолог һәм 49 остаз катнаша — бу бөтен Россиядән, (шул исәптән Кырым Республикасыннан да) 34 команда. Кырымлыларны аерым алкышлар белән каршы алдылар.

Катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ААҖ баш геологы Ринат Әфләтүнов һәм республиканың башка нефть компанияләре вәкилләре сәламләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Андрей Поминов белдергәнчә, Татарстан талантлы укучыларны һәм яшьләрне әзерләүгә һәм тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

"Традиция буенча без илдә мәктәп укучылары өчен төрле олимпиадалар үткәрү буенча лидерлар өчлегенә керәбез. Әмма бу хәрәкәттә тугызынчы тапкыр үткәреләчәк геологик кыр олимпиадасы аерым урын алып тора", - дип ассызыклады ул, барлык катнашучыларга уңышлар теләп.

Геолог Ринат Әфләтунов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә геология фән буларак эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп кенә кораллар кулланылуын хәбәр итте, бу лаборатория кластерлары да, ясалма интеллект та:

"Без бүген бик күп күрсәткечләр, кыйммәтләр, саннар җыябыз, һәм ясалма интеллект бу чылбырны структуралы төзергә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирә. Монда килгәннәр шундый фәнни һөнәрдә беренче адымнарын ясыйлар. Сез бу адымнарны ясадыгыз һәм яшьтәшләрегездән аерылып торасыз. Сезнең җитәкчеләрегезгә зур рәхмәт сүзләре әйтәбез", - диде ул.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән олимпиадачыларга башкарма комитет башлыгы Айдар Каюмов мөрәҗәгать итте.

"Чыннан да, геологлар хезмәте ярдәмендә 80 ел элек Татарстан Республикасында нефть табылды һәм 70 ел элек безнең яраткан шәһәребез-Әлмәт барлыкка килде. Шуңа күрә безнең шәһәр өчен, гомумән Татарстан өчен кебек үк, геолог һөнәре бик әһәмиятле. Геологлар олимпиадасының Әлмәт җирендә узуы сөендерә. Аның киләчәк нәтиҗәләре алга таба уңай үсеш өчен кулланылачагына ышанам", - дип билгеләп үтте Каюмов.

Мәктәп укучылары арасында республика геология олимпиадасы ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты белән берлектә 2014 елдан башлап Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

2023 елда яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы 24-29 апрельдә Әлмәт районының «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында профильле смена кысаларында уза.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса