Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов «Точка опоры» программасында катнашты

Ток-шоуда җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү темасы, «Безнең ишегалды» программасы эше һәм гражданнарның социаль җаваплылыгы турында фикер алыштылар.

20 апрельдә  ТНВ телеканалының туры эфирында «Точка опоры» ток-шоуының яңа чыгарылышы чыкты. Анда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алып баручы Светлана Кадыйрова һәм программа кунаклары актуаль темалар буенча фикер алыштылар: "җәмәгать тавыш бирүе нәрсәгә бәйле, кешеләрнең социаль активлыгын ничек арттырырга, быел нинди иҗтимагый киңлекләр үзгәрергә тиеш, "Безнең ишегалды" республика программасы ничек үсеш ала кебек сорауларга җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдә киләсе елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе башланды. Татарстанда исемлеккә 267 җәмәгать киңлеге, шулай ук 34 районнан 2000 артык йорт кертелгән.

Әлмәт муниципаль районында төзекләндерү өчен 5 объект тәкъдим ителгән: Бу шәһәр сусаклагычы, шәһәр күле, Геофизик урамындагы немец паркы, Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр Герцен урамы һәм Шәмсенур чишмәсе булган парк.

Тавыш бирүдә 14 яшькә җиткән һәм дәүләт хезмәтләре сайтында аккаунты булган һәр кеше катнаша ала.

Монда тавыш бирергә мөмкин.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы  матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса