Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСы март аена йомгак ясады

Бер ай эчендә 195 бала туган, 86 гашыйк пар никахлашкан.

Әлмәт ЗАГСы агымдагы елның мартына йомгак ясады. Язның беренче аенда Әлмәттә 195 бала тууы теркәлгән. Аларның күбесе малайлар 101, кызлар 94, шул исәптән 2 игезәк.

Бу айда иң кечкенә баланың авырлыгы 2140 грамм иде, иң зурысы 5230 гр. Иң яшь әнигә 17 яшь, иң олысына 46 яшь. Ир - атлар арасында иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң өлкәненә 57 яшь. Айның иң популяр исемнәре София, Әминә, Мирон, Амелия, Есения, Ярослав була. Иң сирәк һәм гадәти булмаганнары- Белослава, Кая, Айна, Илона, Иляф, Имран, Лея, Эмин, Николь, Шакира , Эсмира, Тамир.

Шулай ук март аенда 86 гашыйк пар никахлашкан. 2023 елның 1 кварталы йомгаклары буенча ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә 490 бала тууы теркәлгән, шуларның 5е игезәкләр, 208 парның никахлары теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса