Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле гамәлләребез саваплы булсын

Безнекеләр яңадан солдатларыбызның хәлен белеп, ярдәм тапшырып кайттылар.

Хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк шәһәр һәм район халкы, бердәм булып, илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбызга гуманитар ярдәм туплап, тапшырып баруын дәвам итә.

Эш бүген дә бик актив төстә оештырыла. Әле узган ялларда гына район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендәге делегация Украина якларына кабат сәфәр кылып, чираттагы гуманитар ярдәмне солдатларыбыз кулына илтеп тапшырды. Хәрбиләргә туксан төрле кирәк-ярак алып барылды. Исемлектә эретеп ябыштыру аппараты, генератор, квадрокоптер, көрәк, ягулык брикетларыннан алып көндәлек тормышта кирәк булган тас һәм чиләккә кадәр бар.

Делегация әгъзалары егетләребезнең күтәренке рухта һәм хәрбиләрчә уяу әзерлектә булуларын да хәбәр иттеләр.

 

Әлмәттә актив хатын-кызларның берләшеп махсус тегү цехы оештырулары турында ел башында хәбәр иткән идек инде.    ДОСААФ ярдәме белән 21 нче мәктәп остаханәләрендә тегү машиналары хәзер көне-төне эшләп тора.  Волонтерлар солдатларга эчке кием, башлыклар, толстовкалар һәм башка әйберләр тегүләрен дәвам итәләр. 

Чит җирләрдә хәрби бурыч үтәргә киткән якташларыбызга ярдәм күрсәтүдә районның һәрбер авыл җирлеге зур өлеш кертә. Актив авыл кешеләре мәдәният йортларына, клубларга җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар, перчаткалар бәйлиләр. Әле күптән түгел генә Чупай, Бишмунча, Кәләй авыллары уңганнары токмач кисеп, чәк-чәк пешерделәр, әлеге сый-нигъмәтләр белән егетләребезне куандырдылар. Габдрахманлылар да күп итеп ярдәм җыеп, аны тартмаларга салып, туплап озаттылар. Габдрахман авылы егетләре исә, җавап итеп, кирәк-яраклар, тәм-томнар өчен рәхмәтләрен җиткереп видеоязма да юлладылар.Аларның исән-имин булуларын күрү әти-әниләре өчен чиксез зур шатлык булды.            

                                           

Рамазан - изге гамәлләр ае. Гуманитар ярдәм әзерләүгә үзеннән өлеш керткән һәркем шушындый изге гамәле бәрабәренә саваплы булса иде дигән теләктә калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса