Төкле аягың белән, КУЯН елы!
Менә яңа елга да аяк басар вакыт җитеп килә.
Көнчыгыш календаре буенча ул Кара Су Куяны елы булачак. Тулаем алганда астрологлар тыныч ел килүен фаразлыйлар. Кытай календаре буенча ул 2023 елның 22 гыйнварында башланып, 2024 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Куян гаилә мөнәсәбәтләренә хәерхаһлы. Шуңа күрә төп киңәш шул - якынлашып килүче Яңа елны гаилә әгъзалары белән бергәләп каршы алырга кирәк. Куян үз йортын, фатирын, гомумән, яшәеш тирәлеген яхшыртучыларны, төзекләндерүчеләрне, ямьләндерүчеләрне хуплый. Тик тормышыбыз гел шома гына барсын өчен һәрберебезгә аерым кагыла торган кайбер башка нәрсәләрне белергә һәм аларга әзер булырга кирәк.
Күсе (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020)
Һәрбер адымыгызны уйлап ясасагыз, күп нәрсәгә ирешә алырсыз. Һөнәри өлкәдә тырышлыгыгызны бәяләячәкләр, керемнәрегез артачак. Тормышны тагын да яхшырту өчен зур мөмкинлекләр ачылачак. Куян елы гаилә учагын ныгыту - фатир, йорт сатып алу, яисә аны төзекләндерү өчен кулай. Гаилә - сезнең тот-рыклылык утравы һәм ныклы таянычыгыз.
Үгез (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021)
Сезнең алда бернинди киртәләр дә булмаячак. Бигрәк тә һөнәри өлкәдә. Тик үзегезне эксклюзив дип ялгышмагыз. Яңа белемнәр үзләштерү хуплана. Сез бу елда үз-үзегезгә күбрәк ышана башларсыз һәм яңа кешеләрне җәлеп итә алырсыз. Бу ел яңа романтик танышу һәм мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай.
Юлбарыс (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022)
Уңышлы ел. Чөнки сез теләсә нинди хәлдән җиңел чыга беләсез. Керемнәр һәм чыгымнарыгызның исәбен алып барыгыз. Саклык акчалар - сезнең ышаныч нигезе. Мөһим карар кабул итәр алдыннан мең кат уйлагыз. Саллы җиңүләр артыннан куып, кечкенә куанычларны кулдан ычкындырмагыз. Бәхетле гаилә кору өчен кулай ел.
Куян (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011, 2023)
Бу - сезгә аеруча хәерхаһлы ел. Мөһим карарлар кабул итү елы. Тормышның күп өлкәләрендә яңарыш чоры. Язмыш штурвалын үз кулыгызга алырга һәм билгеләнгән максатларга таба ышаныч белән барырга кирәк. Теләгегезгә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Финанс мәсьәләсендә булганны сакларга кирәк. Сәламәтлегегез турында да җентекләп кайгырту зарур. Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәреш көтә. Ялгыз Куяннар мәхәббәтләрен очратырга мөмкиннәр.
Аждаһа (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)
Уңыш мәңге көтмәячәген аңлап, кыю эш итәргә кирәк. Планеталар сезгә хәерхаһлы, ләкин пессимизмга урын булырга тиеш түгел. Проблемаларны хәл итү өчен бу елда башкалар ярдәменә таянырга туры киләчәк. Ел дәвамында керемнәр тотрыклы булып калачак яки бераз артачак та әле. Ләкин чыгымнар да артырга мөмкин. Ялгызлар үз тиңен табачаклар һәм рухи гармониягә ирешәчәкләр.
Елан (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)
Тормышыгыз, ниһаять, тулы касә кебек булачак. Ләкин кайбер сынаулар да булырга мөмкин. Сез аларны зирәклек һәм сабырлык белән җиңә алачаксыз. Һөнәри өлкәдә зур тырышлык таләп ителә. Гомумән, Куян елы сездән үз бәхетегез өчен көрәшүне таләп итәчәк. Сез моны уңышлы башкарырсыз. Шәхси тормышка килгәндә, якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә түземлерәк булыгыз.
Ат (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)
Язмыш сынауларыннан саклану өчен игътибарлы һәм сак булырга туры киләчәк. Үз көчегезгә ышаныгыз. Тырыш Ат җитезлек, башкару тизлеге кирәк булган өлкәләрдә уңышка ирешәчәк. Һөнәри күнекмәләрегезне арттырырга кирәк дип санасагыз, курсларга язылыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз. Ел үз бизнесыңны ачу өчен кулай. Абруегызны арттыру өчен эшләгез - тиздән ул сезнең өчен эшли башлаячак. Акча белән эш иткәндә сак булыгыз, мошенниклардан сакланыгыз.
Кәҗә (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)
Ел сезнең алда зур перспективалар ача. Тор-мышыгызның барлык өл-кәләренә дә тотрыклылык алып килә. Һөнәри үсештә сезгә җитәкчеләр, абруйлы кешеләр ярдәм итәчәк. Юлда булган барлык киртәләрне кыю җиңәр өчен җитәрлек энергиягә ия булачаксыз. Бу елда сезне бик күп кызыклы яңа танышулар көтә. Күптән хыялланган сәяхәткә бара алырсыз, һәм ул сезнең тормышыгызны үзгәртә ала. Ялгыз Кәҗәләргә потенциаль партнерларга игътибарлы булырга кирәк, алар арасында, һичшиксез, иң кулае булачак.
Маймыл (1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)
Куян елында сезгә һич кенә дә күңелсез булмаячак. Түземлегегез аркасында язмыш сынауларын һәрвакыт җиңеп киләсез. Һөнәри үсеш өчен бик күп көч куярга туры киләчәк. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда артык эмоциональлек күрсәтмәскә тырышыгыз. Акча белән сак эш итү зарур. Шәхси мөнәсәбәтләрдә барысы да яхшы булыр. Романтик очрашулар да, дуслар ярдәме дә, нәтиҗәле эшлекле хезмәттәшлек тә - Куян елында барысы да җитәрлек булачак.
Әтәч (1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)
Тышкы кы-яфәтегез һәм тәртибегез белән эксперимент ясарга кирәк түгел. Эштә кыенлыклар һәм киртәләр булырга мөмкин. Финанс ягыннан барысы да тотрыклы, иң мөһиме - үз юлыгыздан читкә тайпылмаска һәм мәгънәсез адымнарга бармаска. Теләсә нинди күмәк проектлар уңышлы булачак. Мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр өчен ел уңышлы булырга вәгъдә итә. Ялгызлар үз тиңен табачак, ә гаиләлеләр гармониягә ире-шәчәк.
Эт (1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)
Этләр вакытларын һәм мөмкинлекләрен рациональ бүләргә тиешләр. Ел бик күп уңай тенденцияләр алып киләчәк. Кечкенә, ләкин сезнең өчен мөһим күтәрелеш булачак. Һөнәри бурычларга җаваплырак карарга туры килер. Авыр бурычлардан курыкмагыз: сез аларны булдыра аласыз. Ялгызларны яңа мөһим танышу һәм матур мөнәсәбәтләр көтә. Сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирергә кирәк булыр. Спорт белән шөгыльләнегез, тикшерүләр узыгыз.
Кабан (1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)
Уңышлы һәм уңай чор кө- телә. Табигый талантыгыз булган эш-гамәлләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Югары һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә эштә зур уңышларга ирешә алырсыз. Карьерада яңа мөмкинлекләр ачылачак. Керемнәрегез, элеккеге кебек үк, югары дәрәҗәдә калачак. Куян елында сез барлык башка билгеләр белән чагыштырганда иң бәхетлесе булачаксыз. Тик менә сә-ламәтлек ягыннан гына бераз проблемалар булырга мөмкин. Алар белән очрашу ихтималын киметү өчен бүгеннән үк организмыгызны чыныктыру өстендә эшләгез. Ялгызлар үз тиңнәрен табачаклар.
Фото: freepick
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа