Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куян елында туучылар

2023 елга аяк басарга әзерләнәбез. Аны Куян елы, Песи елы дип тә атыйлар.

Кытай календаре буенча Кара Куян елы 60 елга бер генә була икән. Шул рәвешле 1963 елда туган кешеләр генә үз гомерендә ике тапкыр бу елны кичерә алачак дигәнне аңлата бу. Нәкъ менә шушы елда туган әлмәтлеләрнең  киләсе елга карата булган уй-фикерләре, өметләре турында сорашырга булдык әле.

Сирень Миннебаев,

Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы:

 

- 2023 елга булган иң төп теләкләремнең берсе - дөньяларга, гаиләләргә тынычлык иңсен иде. Узып баручы ел һәркем өчен дә катлаулы һәм борчулы булды бит. Ә болай гадәти тормыштагы планнарга килгәндә, алар елдагыча күп һәм үтәлерлек. Тормыш мәшәкатьләре дә түзәрлек. Куян елы һәрбарчабыз өчен дә матур һәм бәхетле ел була гына күрсен!

 

Эльмира Хәсәнова, Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең
гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары:

 

- Бүген бөтен кешенең иң зур теләге - тынычлык. Яңа елдан һәркем шуны тели, шуны көтә. Илдә гаделсезлек бетсен иде, кешеләр күңеленә мәрхәмәт, шәфкать иңсен, бер-беребезгә карата җылы караш булсын. Җир йөзендә изгелек артсын. Яңа ел һәр йортка шатлык алып килсен, һәр кеше үзен иң бәхетле итеп тойсын!

 

Ләлә Хөснуллина,
Борискино мәктәбе укытучысы:

 

- Бу елга мин зур өметләр баглыйм. Матур ел, юбилейлы ел. Иң мөһиме - исән-сау булыйк, гаиләләрдә тынычлык, иминлек хөкем сөрсен. Төшенкелеккә бирелмичә, кулдан килгәнчә эшләп, үзара ярдәмләшеп,  куанып яшәргә язсын.

 

Зиннур САФИУЛЛИН, композитор, баянчы, җырчы:

- Барлык якыннарымны, туганнарымны, якташларымны якынлашып килүче Яңа ел белән кайнар котлыйм. Куян бик хәрәкәтчән җәнлек, ите дә бик тәмле. Шуңа күрә  барыбызга да гел хәрәкәттә булып, тәмле ризыклар ашап, куанып яшәргә генә язсын. Сугышлар тәмамланып, илгә иминлек иңүен телим. Байлыкта, сәламәтлектә, татулыкта, дөньяның рәхәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Юбилейлы елымда барлык әлмәтлеләрне дә концертларымда көтеп калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса