Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннарыбыз, нефть төбәгендә яшәүчеләр!

Якынлашып килүче Яңа ел белән иң җылы котлау-ларымны кабул итеп алыгыз!

Кышның бу бәйрәме теләсә нинди яшьтә дә һәрберебезгә могҗизаи хисләр бүләк итә һәм яктыга өмет-ышаныч уята. Гадәттә ел ахырында аңа йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез.

Икътисади һәм геосәяси чынбарлык безне чираттагы тапкыр ныклыкка сынады. Һәм без бу юлы да бердәмлегебезне, тупланганлыгыбызны расладык - барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыктык, алга куелган бурычларны үтәдек.

Безнең компаниянең уникаль производство тәҗрибәсе, куәтле инженерлык һәм кадрлар потенциалы бар, без нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, IT, биотехнологияләр буенча зур колачлы проектларны тормышка ашырабыз. Йортлар һәм юллар, мәктәпләр һәм шифаханәләр, балалар бакчалары һәм парклар төзибез, мәгарифне, мәдәниятне һәм спортны үстерәбез. Шул ук вакытта экология турында да онытмыйбыз, туган ягыбызны киләчәк буыннар өчен саклыйбыз. Бу уңышлар безнең зур һәм тату гаиләбез - «Татнефть»нең барлык хезмәткәрләренең уртак казанышы. Һәрберегезгә нәтиҗәле һәм иҗади хезмәтегез, эшкә һәм компаниябезгә тугрылыклы булганыгыз өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

Арадаш предприятиеләр коллективларына, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, нефть төбәгендәге муниципалитетлар башлыкларына - безнең белән бергә туган җиребезнең чәчәк атуы хакына фидакарь хезмәт куючы һәркемгә зур рәхмәт. Тормыш безнең алга нинди генә авырлыклар куюга да карамастан, бергәләп без үзебезнең һәм балаларыбызның якты киләчәген төзибез.

Киләсе 2023 ел безнең өчен юбилей елы булачак - Татарстан нефтен чыгара башлауның 80 еллыгын һәм Ромашкино гиганты ачылуның 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу саннар артында аграр республикадан илебезнең югары технологияле нефть чыгару һәм нефть химиясе үзәкләренең берсенә әверелгән Татарстан үткән зур юл ята. Бу - төбәгебездәге йөзләрчә мең кешеләрнең язмышы, берничә буын нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте. Компаниябезгә ныклы нигез салган, киләчәк буыннарга уңышка юл күрсәткән хөрмәтле ветераннарыбызга ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Яңа ел иң кыю планнарны тормышка ашыру чоры булсын, барлык башлангычларда да уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә, якыннарыбызга ныклы сәламәтлек, тынычлык-иминлек һәм бәхет-сәгадәт телим! Яңа ел белән, дуслар!

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса