Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов Яңа ел белән котлады

Кадерле әлмәтлеләр!

Тырыш хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тагын бер ел узып китте, һәм менә без 2023 ел бусагасында торабыз. Нинди яшьтә булуына карамастан, Яңа ел ул һәркем өчен көтеп алынган, тылсымлы бәйрәм. Ул - балалар бакчаларындагы утренниклар, әйлән-бәйлән уеннары, Кыш бабайга шигырь сөйләү, башка шәһәрләрдән кадерле кунаклар, якын кешеләрең килү, бәйрәм табыны һәм күп кенә изге теләкләр.

Ел тәмамланганда без традицион рәвештә аңа йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. 2022 ел Әлмәт районы өчен элеккечә үк барлык кешеләрнең җаваплы һәм тырыш хезмәте белән истә калды. Нәкъ менә кешеләр, аларның компетенцияләре, үсәргә теләүләре Әлмәтне яңа дәрәҗәгә күтәрә дә инде. Социаль инфраструктураны үстерүдә безнең нефтьчеләребез, «Татнефть» компаниясе зур роль уйный. Яңа иҗтимагый киңлекләр ачулары һәм шәһәребездә килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итүдә ярдәмнәре өчен без аларга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Бер команда буларак уртак эшебез әлмәтлеләр өчен актуаль проблемаларны эшкәртү тизлеген һәм сыйфатын тагын да арттыра. Безнең төп максатыбыз - кешеләрдә Әлмәттә яшисе, эшлисе, гаилә корасы, балалар тәрбиялисе, яраткан хоббиен табасы килү теләген арттыру.

Яңа ел алды көннәрендә һәм бәйрәм каникулларында шәһәр халкын һәм калабыз кунакларын күңелле бәйрәм чаралары көтә. Һәркем үзе өчен ачык һавада кышкы күңел ачуларны: тимераякта, чаңгыда һәм чанада шууны сайлый алачак. Яңа ел каникулларыгыз бай эчтәлекле, озакка истә калырлык булып узсын, ялларда сезгә рәхәт һәм күңелле булсын.

Чын күңелдән барыгызны да якынлашып килүче 2023 ел белән тәбрик итәм! Яңа ел бары яхшы хәбәрләр, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Барлык әлмәтлеләргә хезмәтләрендә һәм укуда зурдан-зур уңышлар һәм иминлек телим. Һәр гаиләдә үзара хөрмәт-ихтирам, мәхәббәт яшәсен!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса