Татарстанда КФҮ офисларының яңа ел бәйрәме ялларында эш режимы үзгәрә.
Бу турыда "Минем документлар" сайтында хәбәр итәләр.
Шулай итеп, 31 декабрь эш көне көндезге 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 1-8 гыйнвардан республиканың күп функцияле үзәк офислары ял итәчәк.
Гражданнарны кабул итү 9 гыйнвардан башлана.