Аның кысаларында урман участокларын көчәйтелгән патрульләштерү оештырылды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт урманчылыгы Яңа ел чыршыларын һәм башка ылыслы агачларны законсыз әзерләүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Чараның максаты -ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау.
Агачларны законсыз кисү, урман үсентеләрен зарарлау гражданнарга – 3-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, зыян капланырга тиеш.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман саклау номерына 8-800-100-94-00, шулай ук "Әлмәт урманчылыгы" 8 (8553) 32-87-14, 8 (8553)32-87-12 номерлары буенча хәбәр итәргә мөмкин.