Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Әлмәт районы быел миллиардка күбрәк инвестицияләр җәлеп иткән

Якынча исәпләүләр буенча, Татарстанның Әлмәт районында 2022 елда тулай территориаль продукт күләме 656,5 млрд.сум тәшкил итәчәк, ә 2021 елда ул 570,9 млрд. сумга тиң булган.

Инвестицияләр күләме 40,6 млрд сумга җитәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда миллиард сумга күбрәк, ул 39,4 млрд сум тәшкил иткән булган. Бу хакта журналистларга йомгаклау матбугат конференциясендә район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

«Бу елны без бик яхшы тәмамлыйбыз, хәтта әйбәт дип әйтер идем. Узган еллардан аермалы буларак, 2022-нче ел шактый уңышлы булды — аеруча икътисадта һәм социаль инфраструктура үсешендә. Безнең өчен мөһим тема — инвестицияләр күләме. Быел бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда миллиардка күбрәк гарантияләнә. Территорияне алга таба үстерү өчен саннар бик мөһим", - диде Нагуманов.

2022 елда кече бизнес субъектлары саны 20% ка артты. Салым хезмәте мәгълүматларына караганда, кече бизнеска салым түләүләре бер ярым тапкырга арткан-алар 700 млн сум тәшкил иткән.

Әлмәт эшкуарлары эшчәнлегенең төп төрләре булып күпләп һәм ваклап сату, эшкәртү производствосы, төзелеш, күчемсез милек белән операцияләр, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм хезмәт күрсәтү тора.

Кече сәнәгать предприятиеләрен урнаштыру нигездә сәнәгать мәйданчыкларында гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә районда аккредитация узган дүрт сәнәгать паркы эшли, анда 29 резидент үз эшчәнлеген башкара. Эшмәкәрләр тарафыннан 200дән артык эш урыны булдырылган. Әйләнеш 896 млн сум тәшкил иткән.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса