Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы төзелеш күләме артуын хәбәр итте

Россия кичергән авырлыкларга карамастан, Татарстанның Әлмәт районында торак тапшыру күләме арта гына бара.

Муниципалитет җитәкчесе Тимур Нагуманов йомгаклау матбугат конференциясендә төзелеш темплары һәм яңа объектлар турында сөйләде.

"Тормышка ашырылган объектлар исемлеге бик тәэсирле. Горурланырлык һәм шатланырлык нәрсә бар. Без төзи торган объектларга ихтыяҗ зур», — диде район башлыгы.

2022 ел нәтиҗәләре буенча торак төзелеше планы тулысынча үтәләчәк — бу 120 мең кв.метрдан артык. Киләсе елда коммерцияле торак һәм социаль ипотека буенча планнарның артуы көтелә. Индивидуаль йортлар төзү өчен  үтенечләр күп икән.

Социаль объектлар турында сөйләсәк, быел Алсу микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән " Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе төзелде. 2022 елның февралендә 140 урынга исәпләнгән «Русалочка» яңа балалар бакчасы ачыла.

Яшьләргә психологик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге бинасы яңартылды.

Моннан тыш, 1 нче балалар сәнгать мәктәбен урнаштыру өчен Җәлил урамы буенча элеккеге муниципаль институт бинасын реконструкцияләү дә башкарылды.

Белоглазов урамында котельный территориясендә индустриаль парк булдырылды, үзәк мәчеткә реконструкция ясала.

Шулай ук нефтьчеләр ярдәмендә Петуховка бистәсендә канализация челтәрләре төзелеше оештырылган. Тахаутдиновлар һәм Җәләевлар гаиләсе ярдәме белән Габдрахман авылында спорт комплексы һәм боз сарае төзелде, туган якны өйрәнү музее ачылды.

Районда шулай ук капиталь ремонт буенча зур күләмдә эш башкарылды. 20 шәһәр һәм сигез авыл мәктәбе, 12 азык-төлек блогы, Әлмәт физик культура колледжы, музыка көллияте тулай торагы, стационар, үзәк район хастаханәсенең  азык-төлек блогы һәм  кер юу бүлмәсе һәм башка объектлар тәртипкә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса