Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройлар онытылмый

Ватан Геройлары көне - истәлекле дата. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан бу көнне ел саен ил күләмендә чаралар үткәрелә.

Мондый чаралар Әлмәттә дә булып узды. Иртәнге якта «Татнефть» һәм район җитәкчелеге Геройлар аллеясында бюстлар алдына чәчәкләр салып, каһарманнарның һәрберсен аерым-аерым искә алдылар. Мәңгелек ут яны да кып-кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде.

Ватан Геройлары көнендә 5 нче гимназиянең бер төркем укучылары яшь армиячеләр сафын тулыландырды. Чара Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә оештырылды. «Ватанга тугры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә!» Укучылар бер-бер артлы шушы ант сүзләрен кабатладылар.

Шуны да искә төшереп узасы килә, «Яшь армия» хәрби-патриотик хәрәкәте илебездә 2016 елда оештырылган иде. Әлмәттәге яшь армиячеләрнең саны бүгенге көндә инде бер меңнән артып китте. Хәрәкәтнең төп максаты исә үсеп килүче буында Россиянең хәрби үткәненә ихтирам тәрбияләү, илнең хәрби данын саклау һәм яклаудан гыйбарәт.

Район башлыгы Тимур Нагуманов укучыларга тормышта да, укуда да уңышлар теләде. 

- Сез бүген туган илегез, иптәшләрегез каршында ант бирдегез. Шушы антка һәрвакыт тугры булып калуыгызны телим. Илебезнең лаеклы гражданнары булып үсегез! - диде ул.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса