Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында 46 меңгә якын пенсионер яши

Шуларның 12,5 меңе эшли.

Атналык планеркада Әлмәт муниципаль районының 2022 елгы ветераннар советы эшчәнлеге турындагы нотык белән аның рәисе Владимир Яшанин чыгыш ясады. Әлмәт муниципаль районында 46 меңгә якын пенсионер, Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 20 кеше, тыл хезмәтчәннәре – 624, һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның 201 тол хатыннары  яши. 12,5 мең пенсионер эшли.

Быел ветераннар советы өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләр буенча икенче бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Ә "Актив озын гомер" проекты Россиянең иң яхшы тәҗрибәләре җыентыгына керде.

Быел «Балкыш-Сияние» ветераннар арасында VII республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашу мөһим вакыйга булды.

«Молоды Душой» федераль программасы буенча республика Кызыл Хач бүлеге «Мирас»спорт комплексы базасында " Актив озын гомер мәктәбе" ачты, анда пенсионерлар тренажер залы һәм  бассейнда гына түгел, психолог белән дә шөгыльләнә, гимнастика дәресләрендә катнаша. Спорт биюләре буенча дәресләр секциясе дә  ачылган. Болар барысы да пенсионерлар өчен бушлай.

Ветераннар Советы оешманың 45 еллыгын 2023 елда зурлап үткәрергә планлаштыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса