Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көнең белән, Әлмәт!

Элек-электән туган як, туган җир гүзәллеге турында дистәләгән җырлар языла. Аларның күбесе буыннан-буынга тапшырыла, без яшәгән төбәкнең моңлы бизәге булып тора.

Шигъри юлларда һәм моңлы көйләрдә, җырларда макталган калабызның 3 ноябрьдә туган көне.

Әлмәт - Россиянең иң төзек шәһәрләре исемлегендә. Бүгенге көндә туган шәһә-ребез Татарстан Республикасы җитәкчеләре, төрле дәүләт программалары, «Татнефть» компаниясе, шәһәр һәм район җитәкчеләре яр-дәме белән көннән-көн үсә, төзекләндерелә. Гаҗәеп матур язмышка, бай тарихка ия шәһәребез. Ул тормышның муллык символын гәүдәлән-дергән кала сыйфатында яңара. Чөнки аның нигезе җир хәзинәсе белән генә түгел, ә хезмәт сөючән, тырыш, уңган кешеләр кулы белән корылган.

Нефть башкаласы, аның казанышлары, тырыш, хез-мәт сөючән кешеләре турында бик күп язып була. Шәһәребездә гомер итүче, кайчандыр монда туып, хәзерге көндә башка төбәк-кә күчеп киткән якташларыбыз өчен Әлмәт туган яклары булып кала. Һәркемнең үз Әлмәте. Бе-рәүләр аның чиста урамнарына, икенчеләре мәдәни үзәкләренә, өченчеләре монда яшәүчеләрнең чиксез сәләтләренә соклана. Кем өчендер Әлмәт уңайлы велосипед юллары белән башка шәһәрләрдән аерылып тора, ә кемнеңдер күңеленә ул биек йортларны бизәгән мураллары белән үтеп керә. Ә кемгәдер шәһәр үзенең кечкенә, тыныч булуы белән якын. Шау-шулы мегаполислардан кайткач, юллардагы бөкеләр сирәк булуы, яшеллеккә күмелгән паркларның күп булуы аеруча якын. Әлмәтнең туган көне уңаеннан без нефть төбәгендә яшәүчеләр, монда туып-үскән шәхесләр белән аралаштык. Аларга Әлмәт кайсы ягы белән якын икән?

Резеда Мөхәммәтдинова, Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең ММЧ белән элемтә буенча өлкән инспекторы:

«Дөньяда иң кадерле ике урыным бар. Берсе өзелеп көтеп торучы әти-әнием яшәүче авылым Ләке, икенчесе Әлмәтем. Моннан 20 ел элек, бер күрүдә үк үз иттем мин аны. Җаны бар, үзенә генә хас самимилек ята анда. Зур мегаполислардан бер дә калышмыйча, үз дәрәҗәсен белеп, әкрен генә үз җаена алга атлый. Әлмәттә яшәүче һәркем шушы матурлыкның кадерен белеп, бу матурлыкны тудырган һәркемнең хезмәтен хөрмәт итеп, аңлап, белеп торсын иде!»

 

Резеда Хәертдинова, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты:

«Әлмәткә мин 2011 елда килдем. Дөресен әй-тергә кирәк, мин монда яшәргә калырмын дип уйламаган идем. Бер ай театрда эшләп карыйм да кире Казанга кайтып китәм дигән планнар иде. Әлмәт белән ничектер кызыксынмый идем. Хәзер инде барысы да киресенчә. Мин Казанга барам һәм Әлмәтемә кайтам дип сөйләшәм. Казанга баргач ул шау-шудан арып, туеп тизрәк үз Әлмәтемә кайтасым килә. Чыннан да, мин Әлмәтне бик яратам. Вакыт аралыгы белән, әкренләп Әлмәт белән минем арада мәхәббәт барлыкка килде».

 

Лира СӘхапова, Кырым ТРК журналисты һәм редакторы:

«Әлмәт минем туып-үскән шәһәрем һәм ул минем өчен һәрвакыт якын булачак. Аның белән минем мәктәп, студент елларым, балачакның иң матур хатирәләре бәйле. Әни белән «Әкият» кафесына йөри идек, ә «Чулпан» кафесында иң тәмле туңдырма сатыла иде. Үзем Иске Әлмәттә үстем, 1 нче мәктәпне тәмамладым. Гуманитар фәннәрне үз итсәм дә, Әлмәт дәүләт нефть институтына укырга кердем. Курсташларымның күбесе үз һөнәрләре буенча эшли, ә мин хыялымны тормышка ашырдым - телевидениедә эшлим. Хезмәт юлым «Луч-Әлмәт» телекомпаниясендә башланып китте. Бу чор минем тормышымда иң яхшы вакытларның берсе. Шәһәрнең елдан-ел матурлануын без үзебезнең тапшыруларда күрсәтә бардык. «Город день за днем» тапшыруын сагынып искә алам. Хәзерге тормышым да телевидение белән бәйле. Менә инде ике ел мин Кырымда яшим. Әти-әнием, үз гаиләм дә монда. Әлбәттә инде, туган шәһәрем Әлмәтне сагынам.  Якташларымны шәһәрнең туган көне белән котлыйм! Уңышлар телим! Сезгә җылы сәламнәремне юллыйм. Дөньяларыбыз тыныч булсын!»

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса