Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 11 автобус тикшерелгән
Җәмгыять

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 11 автобус тикшерелгән

Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагын ачыклаган.

Әлмәт районында автоинспекторлар «Автобус» оператив-профилактик чарасын үткәрделәр. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Хәбәр ителгәнчә, әлеге операция барышында 11 автобус тикшерелгән һәм куркынычсызлык каешын куллану буенча 2 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Моннан тыш, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.

 

Фото: ЮХИДИ.