Әлмәтнең «Кайгырту» үзәге хезмәткәре илкүләм бәйгедә призлы урын яулады
...
27 сентябрьдә Сочи шәһәрендә Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы кысаларында Россия Федерациясе хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Котяков социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Конкурс финалистлары арасында Әлмәт муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Дьяченко Крестина Юрьевна да бар, ул «авыр тормыш хәлендә булган балалары булган гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең иң яхшы практикасы» махсус номинациясендә 2 нче урынны яулады.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа