Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тантаналы рәвештә мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

Автобуслар тынлы оркестр тавышы астында киттеләр.

29 сентябрьдә Әлмәттән тантаналы рәвештә мобилизацияләнүчеләрне озаттылар.

Әүвәл алар Казанга җыелу пунктына юл тотачаклар, анда өйрәнүләр узачак. Мобилизацияләнүчеләр арасында – сроклы хезмәт үткән һәм контрактчылар-рядовой, сержант һәм офицерлар составы. Җибәргәнче алар инструктаж уздылар, хәрби комиссар һәм шәһәр җитәкчелегеннән яхшы теләкләр ишеттеләр.

Муниципалитет хәрби хезмәткәрләрне үзләренең гаиләләре турында районның социаль ведомстволары кайгыртачагына ышандырды.

"Бездә оператив штаб бар, аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җитәкли. Аның карамагында барлык социаль хезмәтләр, бездә әле кайнар линия булачак, без бу хакта  социаль челтәрләрдә дә хәбәр итәчәкбез. Көнкүреш мәсьәләләрендә проблемалар булса: балалар бакчасы, мәктәп, торак-коммуналь хуҗалык, барысын да оператив рәвештә хәл итәрбез", – дип ышандырды район башлыгы Тимур Нагуманов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса