Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулланучы почмагы

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законны барлык кулланучылар да белә, тик дөрес итеп куллана гына белми.

Сатып алучы җитеш-сезлекләре ачыкланган әйберне генә түгел, ә бәлки сыйфатлы товарны да кире тапшырырга хокуклы. Бу уңайдан Әлмәттә булган бер вакыйганы мисал итеп китерергә була. Калабыз кибетләренең берсендә әлмәтле мотоблок сатып ала. Кибеттә җиһазның төзеклеген тикшереп, ка-бызып та карыйлар. Мо-тоблок кабына. Тик аны алып кайтып, эшләтергә дип кабызу белән, колакны ярырлык чатнау тавышы ишетелә һәм мотоблок тынып кала. Әлмәтлегә кибеттә түләнгән акчасын кире кайтармыйлар. Мо-ның урынына кабул итү-тапшыру акты төзиләр, анда сатып алучының га-рантия ремонтына риза булуы күрсәтелгән була. Тик сатып алучы җиһазны ремонтлатырга түгел, ә акчаны кире кайтарырга иде дип басым ясый. Моңа каршы администратор, бу кибетнең стандарт документы, кайгырмагыз, кул гына  куегыз, ә техниканы әлегә калдырыгыз, дип аңлата. Әлмәтле техниканы кибеттә калдыра, тик шу-лай да ТР Дәүләт алко-голь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә була.

РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 елгы 924 санлы карары белән мотоблок техник яктан катлаулы товарга керә. Кулланучылар хокук-ларын яклау турында закон нигезендә, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы (модельдәге, артикулдагы) яки башка маркадагы то-варга алыштыру турында 15 көн эчендә таләп куярга хокуклы. Территориаль ор-ган белгечләре әлмәтлегә шунда ук язмача дәгъва язарга да булышалар. Икенче көнне кибеттә администратор бу фактка карата мөнәсәбәтне тиз үзгәртә һәм акча сатып алучыга кире кайтарыла.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса