Чарада җыелучылар күзгә күз очрашты.
Моңа кадәр планеркалар онлайн форматта уза иде. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм каналында хәбәр итте.
Менә нәрсәләр турында сүз барды:
Коронавирус буенча хәл тотрыкланды, үзәк район хастаханәсе мәйданчыгы гадәти эш режимына күчерелде
⠀
Кызыл зона тире-венерология диспансеры базасында саклана, 19 койка авыр авырулар өчен бүлеп бирелгән. Битлекләрне кию, социаль дистанция һәм антисептиклар элеккечә үк саклану өчен кирәкле чара булып кала бирә.
⠀
Кече һәм урта бизнес мәсьәләләре буенча штаб эшмәкәрләрнең проблемалы мәсьәләләрен координацияләүне дәвам итә, Әлмәт предприятиеләре җитештерү процессларын туктатырга җыенмый.
⠀
Язгы кар явуы янә юл эшчеләренә яңа темп бирә, юлларда боз, кар көртләре булырга тиеш түгел.

⠀