Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Балалар кунаклар өчен могҗиза, мәхәббәт һәм максатчанлык турында театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне  килүче Яңа ел белән котлады.

 

Әлмәт балалар йортында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләнә. Биредә 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар яши торган төрле яшьтәге төркемнәр өчен шартлар тудырылган.

Балалар белән югары педагогик белемгә ия 24 педагог һәм 23 хезмәткәр эшли, алар арасында медицина хезмәткәрләре, кухня һәм техник персоналлары да бар.

Тәрбияләнүчеләр спорт белән уңышлы шөгыльләнәләр, мәктәпләрдә түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә, үзәктә-балалар һәм яшүсмерләр иҗатына, «Нефтьче» сараенда  «Мириданс» халык биюенең кече төркемендә йөриләр.

Тимур Нагуманов тәрбияләнүчеләргә  шаккатуын һәм соклануын билгеләп үтте. Ул бигрәк тә тетральләшкән Яңа ел куелышында катнашкан балаларны һәм педагогик составны билгеләп үтте.

«2021 ел китә, 2022 ел килә. Бигрәк тә нәниләребез өчен бу могҗизалар вакыты. Хәтта без өлкәннәр дә хыялларның чыңга ашуы турында хыялланабыз. Коллегаларыбыз ярдәме белән без бүген Кыш бабайның ярдәмчеләре булып чыгыш ясыйбыз», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы.

Бәйрәм ахырында һәр бала үзенең көтеп алынган бүләген алды. Соңыннан истәлеккә фотосессия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса