Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәттә булган әлмәтлеләрне Яңа ел белән котладылар

Баруыбызның максаты – егетләрне Яңа ел белән котлау иде. Бүләкләрне военкомат әзерләде. 

Әлмәт шәһәре хәрбия комиссариатының ата-аналар комитеты вәкилләре – “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев һәм Вера Ямановалар, Самара шәһәрендә урнашкан 73403 хәрби частьта булып кайттык. Бүгенге көндә әлеге частьта Әлмәт шәһәре һәм районыннан 25 егет хезмәт итә.

Хәрби чать җитәкчелеге бик җылы каршылады. Штаб начальнигы вазифаларын башкаручы подполковник А.В. Шуваев егетләрнең хезмәт итү тәртибе белән таныштырды. Солдат ашханәсендә, солдатларның тулай торагында экскурсиядә булып хезмәт итү шартлары белән таныштырдылар. Егетләргә Яңа ел бүләкләрен тапшырдык, ата-аналарның, хәрби комиссар Р.Р. Сабировның котлауларын, сәламнәрен җиткердек. 

Хәрби часть бездә бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Үз чиратында алар Әлмәт хәрби комиисариатына рәхмәтләрен җиткерделәр, бездән килгән егетләрнең әзерлек һәм тәртип ягыннан мактауга лаеклы икәннәрен ассызыкладылар. 

Егетләргә яхшы хезмәт итүләрен һәм чын ир-егетләр булып туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Барлык ата-аналар, Әлмәт муниципаль районы хакимияте һәм хәрби комиссариат исеменнән безне шулай җылы каршылаганнары өчен 73403 хәрби часть җитәкчелегенә, подполковник А.В. Шаваевка, майор Саид Убайдатовка, лейтенант В.А. Моисеевка һ.б. офицерларга зур рәхмәт. Яңа ел белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса