Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сораштыру: Россиядә ун кешенең сигезе 31 декабрьнең һәрвакыт ял көне булуын тели

Хатын-кызларның – 84, ир-атларның 79 проценты шул хакта хыяллана.

Россиялеләрнең күпчелеге 31 декабрьнең рәсми рәвештә эшләми торган көн булуын тели. Бу хакта SuperJob сервисы хәбәр итә.

Россиялеләрнең 80 проценты 31 декабрь һәрвакыт ял көне булырга тиеш дип саный. Хатын-кызларның – 84, ир-атларның 79 проценты шул хакта хыяллана. 34 яшьтән кечерәк россиялеләрнең – 85, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең 79 проценты 31 декабрьдә ял итәргә тели.

Мегаполисларда яшәүчеләргә килгәндә, Волгоградта (89 процент) һәм Казанда (88 процент) 31 декабрьнең гомумроссия күләмендә ял көне булуы турында хыялланалар. Красноярскида (73 процент) һәм Екатеринбургта (74 процент) исә елның соңгы көнендә ял итәргә теләүчеләр азрак. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса