Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлбарыс елында туучылар 2022 елдан ни көтә?

Аларның өметләре зурдан.

 

Сәрия ХӨСӘЕНОВА, Кичүчат урта мәктәбе укытучысы:

 

- 2022 елга бик зур өметләр баглыйм. Көчле, кыю, акыллы һәм җитез Юлбарыс безнең халыкны таҗлы вирус дигән афәттән дә коткарыр сыман тоела. Яңа ел башында ук мине шактый тантаналы вакыйга - 60 яшьлек юбилеем көтә. Исән-имин каршыларга язсын иде бу бәйрәмемне. Бар гомеремне балалар укытуга багышладым. Эшемне бик яратам. Аннан да бигрәк балаларымны, оныгымны һәм 35 ел бергә гомер ки-чергән иң кадерле кешем - тормыш иптәшем Мансурны яратам. Ходай безгә Юл-барыс елында тагын да мәрхәмәтле булсын, тагын да күбрәк оныклар бүләк итсен иде дип көн дә телим. Барчабызга да сәламәтлек, тигез, бәхетле гаилә тор-мышы һәм шатлыклар гына юлдаш булсын көтеп алынган Юлбарыс елында!

 

 

Эдуард Латыйпов, Әлмәт драма театры артисты:

- Үземнең ел килгәнгәдер, өметләрем зурдан. Аның уңышлы булачагына шигем юк. Пандемия чорында беркемгә дә җиңел бул-магандыр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә Юлбарыс елында инде бу афәттән, ниһаять, котылырбыз дип ышанам. Яңадан-яңа зур рольләр булсын, тамашачыларым белән ешрак очрашырга язсын иде, дип телим. Әлмәтлеләрнең барысын да Яңа ел белән котлыйм. Күгебез аяз, тормышларыбыз имин, үзебез исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса