Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм!

Һәрвакыттагыча, бу бәйрәмгә без якты өметләр баглыйбыз һәм аны яхшы үзгәрешләргә өмет белән каршы алабыз, узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

«Татнефть» компаниясе өчен бу ел иҗат итү һәм эзлекле үсеш елы булды, без үз планнарыбызны үтәдек һәм алга куелган максатларыбызга ирештек. Компания, бөтен дөнья кебек үк, пандемия нәтиҗәләрен акрынлап җиңә барды, яңа чынбарлык шартларында яшәргә һәм эшләргә өйрәнде. Һәм бүген без ышаныч белән соңгы вакытта күзәтелгән катлаулы вәзгыять таләпләрен намус белән ерып чыктык дип әйтә алабыз.

Узып баручы елда без 27,5 млн тоннадан артык нефть чыгардык, «ТАНЕКО» комплексында 12 млн тоннадан артык чимал эшкәртелде һәм рекордлы санда яңа җайланмалар сафка бастырылды. Шин бизнесы, АЗС челтәре, башка бизнес-юнәлешләр лаеклы производство күрсәткечләренә һәм югары нәтиҗәлелеккә ирештеләр. «Татнефть»нең гаиләсе Калининград өлкәсендә «ЭКОПЭТ» заводы белән тулыланды.

Экология компания эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсе булып кала бирә. Узып баручы елда рекордлы санда - 8 миллион төп агач утыртылды, әйләнә-тирә мохитны саклау буенча башка зур колачлы проектлар тормышка ашырылды. «Татнефть» пандемия чорында туктап кына калмыйча, сәламәтлек саклауга, мәгариф, мәдәният өлкәләренә, шәһәр һәм районнарны төзекләндерүгә социаль инвестицияләрен киңәйтте дә әле.

Барлык бу уңышларның нигезе булып элеккечә үк кешеләр - «Татнефть»нең көчле, бердәм һәм нәтиҗәле командасы тора. Уңышлы эшчәнлегегез, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә әзер торуыгыз, эшкә һәм компаниягә бирелгәнлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм. «Татнефть»нең заманча казанышларына ныклы нигез салган кадерле ветераннарыбызга дан һәм хөрмәт, уртак нәтиҗәле эшебез өчен сервис предприятиеләре коллективларына, нефть төбәге халкына зур рәхмәт.

Яңа елда барыбызга да үсеш юлыннан алга баруыбызны, яңадан-яңа үрләргә омтылуыбызны, җиңүләребезгә сөенеп, казанышларыбыз белән горурлануыбызны телим. 2022 ел һәркемгә иминлек, уңышлар, җылылык һәм мәхәббәт алып килсен.

Яңа ел котлы булсын!

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса