Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шатлык-куанычлары, көтелмәгән борчу-мәшәкатьләре белән истә калган Үгез елын артта калдырып, Юлбарыс елына аяк басабыз.

Юлбарыс - көчле холыклы хайван. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Шуңа да 2022 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, «Әлмәт таңнары» газетасы үзенең әбүнәчеләрен саклап калыр дип ышанасы килә. Газета элек-электән татар телен сак-лаучы вакытлы матбугат чарасы булып килде. Тормыш-яшәеш, күңелле һәм гыйбрәтле хәлләр, теләк-киңәшләр язылган хатларыгыз газетабызда җанлы аралашу мөмкинлеге бирер. Бу исә татар теленең гамәлдә, хәрәкәттә булуын тәэмин итә. Шул чакта гына телебез яшәр. Без аны сезнең белән бергә үстерербез. Балаларыбызга, оныкларыбызга мирас калсын. Без эшләмәсәк, моны кем эшләр?!

Тормыш бит ул гел көтел-мәгән хәлләрдән тора, кайчакта яңалыклар да без көткәнчә генә килеп чыкмый. Хезмәт кешеләре, авыллар турында язмалар, гый-брәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, сәла-мәтлек, балалар өчен махсус сәхифәләр, сканвордлар, көлдергечләр газетабызда яктыртылып килүче хәзерге темаларга өстәмә рәвештә, киңәйтелеп урын алачак. Яңалыклар кертмичә генә үсеш тә, үзгәреш тә булалмый. Киләсе елда яңа проектлар, рубрикалар белән таныша аласыз. Газетага язылу ел буена дәвам итә.

Бәйрәм ялларыннан соң яңа көч, яңа дәрт, яңа планнар белән эшебезне дәвам итәбез. Тормыш арбасы алга таба тәгәри. Яңа 2022 ел сезгә бары тик куанычлар гына алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса