Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак-Чишмә кызы - энҗе бөртеге

Әлмәт районында яшәүче кыз «Татарстанның энҗе бөртеге-2021» республика бәйгесендә җиңүче булды.

Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татар-станның энҗе бөр-теге-2021» VIII республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләк-ләү тантанасы узды.

Бәйгенең финалы 17 декабрьдә онлайн-форматта барды. Жюри катнашучыларның фотосессияләренә, визиткаларына һәм иҗади чыгышларына бәя бирде. Җиңүчеләр арасында Әлмәт районы Ак-Чишмә авылыннан Тамара Осина да бар.

Тамара 6 яшендә укырга өйрәнә, шул вакыттан бирле китап уку белән мавыга. Яраткан китабы - Гарри Поттер, ә өстәл китабы - Ник Вуйчич турында. Беренче сыйныфта укыганда ук Тамара ат спорты һәм сәнгать мәктәпләренә йөри, шулай ук бию белән шөгыльләнә һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулый.

Өч ел элек кыз биеклектән куркуын җиңәргә тырышып, тау чаңгысын үзләштерергә карар итә. Быел ул кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасында катнашты һәм алтын һәм бронза медальләр яулап, җиңүче булды. Бу җиңү аңа Россия җыелма командасына керү мөмкинлеге бирде.

Тамара Осина спорт белән генә мавыгып калмый, үзен музыкада да сынап карый - фортепианода уйнарга өйрәнә. Әлбәттә, барысын да берьюлы булдыру җиңел түгел, кызга нык тырышырга туры килә. Әмма Тамарада ихтыяр көче нык, якыннары ярдәме белән ул үз максатларына ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса