Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Аппарат төрле чараларны даими уздыра.

25-27 ноябрьдә "Куркынычсыз интернет концепциясе" республика форумы узды. Чарада 1200 кеше катнашты. Анда белгечләр дә, шулай ук яшүсмерләр дә бар иде.

1-4 декабрьдә аппарат делегциясе Казанның  муниципаль һәм дәүләт структуралары җитәкчеләре, шулай ук терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы психологик хезмәтләр белән эшлекле очрашулар үткәрде. Чыгышлар кызыклы һәм файдалы дискуссияләр белән үрелеп барды:  коллегалар Татарстанның экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук компетенцияләр һәм тәкъдимнәр белән алмаштылар. 

7-8 декабрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында яшьләр арасында терроризм, экстремизм һәм деструктив күренешләрне профилактикалау буенча Республика форумы булып узды. 

8 декабрьдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Татарстан республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты   һәм «Ориентир» ресурс үзәге вәкилләре "Яшьләр өлкәсендә экстремизм таралуга каршы тору  темасына лекцияләр циклы белән чыгыш ясадылар. Лекцияләр күбесенчә психологлар өчен үткәрелде.


8-9 декабрьдә "Мәгариф өлкәсендә һәм Яшьләр даирәсендә терроризм идеологиясенә каршы тору" Бөтенроссия форумы булып узды. Әлеге форум кысаларында "Риск төркеме белән эшләүгә психологларны җәлеп итү тәҗрибәсе" темасы белән чыгыш ясадылар.

9 декабрь көнне «Ватан Геройлары көне»ндә «НУР» балалар спорт-патриотик клубы Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Озад Гариф улы Хәбибуллинның 113 нче мәктәптә ясаган картиналарын тәкъдир итте. Картиналарда автор Әфганстанда сугышчан операцияләрдә катнашучы Дмитриев Валерий Юрьевич һәм Россия Герое һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Әхмәтшин Марат Радик улы сурәтләнгән.


10 декабрьдә Татарстан Республикасында  аппаратның җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре аттестациясенең соңгы көне узды. Яшьләр ярдәмчеләре  аппарат җитәкчесе – Галиев Илдар Шамил улына, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Баталов Никита Андреевичка һәм «Без – ул дөнья» республика программасы җитәкчесе Егоров Андрей Николаевичка бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

Барлык чаралар буенча да профилактиканың төп интенциясе авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү  булырга тиеш дигән фикер белән узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса