Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләре белән очрашу узды

Эшмәкәрләр өчен район башлыгы белән очрашулар даими рәвештә онлайн һәм оффлайн рәвештә үткәрелә.

2 декабрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм район җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов шәһәр эшмәкәрләре белән очраштылар.

Район башлыгы белән очрашуда Оzon, Wildberries, KazanExpress мәйданчыкларында эшләүче шәхси эшмәкәр Ләйсән Садыкова, «Оzon ПВЗ» җитәкчесе Юля Алиева, Wildberries мәйданчыгында эшләүче шәхси эшмәкәр Татьяна Степанова, фотограф Владимир Кочкин, эшмәкәр Алексей Рязанцев, шәхси эшмәкәр Закир Әхмәтшин, SMM белгече Зөлфия Сафиуллина, "Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты җитәкчесе Ирина Макарова катнашты.

Эшмәкәрләр фикер алышкан төп мәсьәлә-интернет-мәйданчыкларда бизнес үсеше. Әлмәт районында мондый мәйданчыкларны куллану көчәя бара. Башка төр бизнеслардан аермалы буларак, онлайн киңлекләрдә сәүдә тизрәк үсә. 

Әлмәттә "Оzon ПВЗ" җитәкчесе Юля Алиева интернет-заказлар бирү нокталарын популярлаштыру һәм үстерү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бирү пунктлары бизнес үсешенең отышлы форматы булып тора. Соңгы елларда, бигрәк тә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, мондый пунктлар аеруча популяр булды. Интернет-заказлар күпкә яхшырак эшлиләр һәм шуңа бәйле рәвештә үсеш нокталары берничә тапкыр арткан. Чыннан да, Әлмәттә алар һәр адым саен диярлек.

Тимур Нагуманов белән очрашу барышында эшкуарлар бизнес-җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә — интернет-мәйданчыкка дөрес чыгу турында фикер алыштылар. "Маркетплейска чыгу өчен финанс чыгымнар бик күп кирәк. Яңа кеше ничек моны дөрес эшләргә кирәклеген аңламый. Интернет-мәйданчыкка ничек дөрес итеп чыгу стратегиясен төзергә кирәк", - дип ассызыклады эшмәкәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса